Татарстан балалар ышаныч телефоны илдә иң яхшыларның берсе дип танылды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Шушы көннәрдә онлайн-форматта авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының Бөтенроссия конференциясе узды. Биредә балаларга һәм ата-аналарга 8 800 2000 122 ышаныч телефоны аша ашыгыч психологик ярдәм алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирүнең нәтиҗәле механизмнары турында фикер алыштылар.

Конференция кысаларында «Ышаныч марафоны 2023» Бөтенроссия ирекле онлайн-акциясе лидерлары игълан ителде. Акциядә Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 126 мең кеше катнашты, шуларның 97 меңнән артыгы – балалар ирекле корпусы.

Татарстан командасы лидерларның берсе булды. Бөтенроссия «Ышаныч марафоны. 2023» ирекле онлайн-акциянең максаты - балалар һәм ата-аналарның 8 800 200 122 ышаныч телефоны аша ашыгыч психологик ярдәм алу мөмкинлеге турында мәгълүматлылыгын арттыру.

 «Яшүсмер яки яшь кеше, яшенә карамастан, үз проблемасы белән берүзе калырга тиеш түгел. Татарстанда балалар һәм яшьләр өчен ышаныч телефоннары тәүлек әйләнәсе эшли. Ел саен без хезмәттәшләребез белән бергә зур мәгълүмат эше алып барабыз, шуңа күрә яшьләр профессиональ белгечләрдән бушлай психологик ярдәм ала алачагын беләләр. Эшебезнең уңай бәяләнүе тагын бер кат шуны исбатлый: без дөрес юнәлештә барабыз һәм бу эшне тагын да көчәйтәчәкбез», – дип ассызыклады Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында ышаныч телефоны эшен Яшьләр министрлыгы карамагындагы учреждение – «Навигатор» Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге күзәтә.

2023 елның беренче кварталында Татарстанда балалар ышаныч телефонына 5 меңгә якын шалтырату килгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 меңгә диярлек күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International