ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков эш сәфәре белән Чаллыга килде

2023 елның 16 мае, сишәмбе

ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков эш сәфәре белән Чаллыда булды, анда «Саулык» сәламәтләндерү комплексын, аерым алганда, «Следопыт» балалар сәламәтләндерү лагерен, хәзерге вакытта капиталь ремонт барган ышаныч телефоны үзәген, «Гренада» паркын һәм «Заман», «Орион» һәм «Нур» яшьләр үзәкләрен карады.

«Без һәрвакыт үзебезнең төп принцибыбызга буйсынабыз-яшьләр өчен - яшьләр белән берлектә. Чаллыдагы инфраструктура мисалында без аны тулысынча сизә алабыз. Бүген без караган барлык объектлар да яшьләр арасында популяр һәм кирәкле», - дип билгеләп үтте Денис Лулаков.

Инде әйтелгән объектлардан тыш, министр урынбасары «Яшүсмер» яшьләр клублары үзәгенең капиталь ремонтланырга тиешле өч объектында булды.

Учреждение директоры вазифаларын башкаручы Алия Бикмөхәммәтова сүзләренчә, клубларның берсе үз ишекләрен быел август аенда ук ачачак. Биредә алар көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм Чаллыда яшүсмерләр клублары челтәрен үстерү буенча планнар билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International