Татарстанның йөздән артык волонтеры «Изге Болгар җыены» оешмасына җәлеп итәчәк

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Идел буе Болгарның Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган тантаналы чарада республиканың 129 волонтеры катнашачак. Чара 21 майда Спас районында «Бөек Болгар» музей-тыюлыгы территориясендә узачак.

«Инде дүртенче ел без волонтерлар мәгълүмати-ресурс үзәгендәге хезмәттәшләребез белән бергә «Изге Болгар җыены»нда волонтерлык программасы әзерлибез. Быел чарада Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 129 волонтер катнашачак. Безнең төп максат – кунакчыллык һәм бәйрәм атмосферасы булдыру. Тәҗрибәле менеджерлар командасы дәртле волонтерлар белән берлектә уңайлы шартлар тудырачагына ышанам», – дип билгеләп үтә Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Министр сүзләренчә, барлык волонтерлар да татар, инглиз һәм рус телләрен белә.  Укыту кысаларында аларны «Изге Болгар җыены» тарихы, чаралар программасы, Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы схемасы, функционалы һәм гадәттән тыш хәлләр очрагында реакция планы белән таныштыралар. Шулай ук волонтерларга чараның тышкы кыяфәте һәм үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында искә төшерәләр. Волонтерлар бушлай транспорт, азык-төлек белән тәэмин ителәчәк.

Волонтерларның төп бурычы-кунакларга территория буенча юнәлеш бирү, мәгълүмати тәэмин итү, кунакларны урнаштыруда ярдәм итү. Шулай ук волонтерларга чара программасы буенча сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Волонтерларны махсус кызыл  башлыклар һәм «Игелекле Татарстан» кызыл манишкалары буенча билгеләргә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International