Татарстан Республикасы рәисе ИХО илләре яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән өчрашты

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген  ИХО илләре  яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән өчрашты.

Татарстан   Республикасы Хөкүмәт  йортында үткән    бу  очрашу   Россия Тышкы эшләр   министрлыгының  яшь  дипломатлар  берләшмзсе   рәисе     Константин Колпаков,     Росмолодежь  җитәкчесе  Дамир Фәттахов,  Татарстан  Республикасы Яшьләр эшләре министры   Ринат  Садыйков   һәм башка кунаклар катнашты.

 «Тышкы эшләр министрлыгының яшь дипломатлар  советы белән    берлектә   үткәрелүче чаралары   бик яхшы  традициягә кереп бара һәм ул   KazanForumның   аерылгысыз   өлеше булып тора»,   -  дип билгеләде  Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук  ул  7 ел эчендә   яшь дипломатлар форумында  35 илдән   200  вәкил  катнашуын   билгеләп үтте.

Форум  быел  җиденче  тапкыр  үтә.  Быел  чараның  төп  темасы:  

 «Яңа күпполяр дөнья дипломатиясе», дискуссияләр   халыкара   иминлекнең яңа    архитектурасы   формалашу   шартларында   заманча   дипломатия трендларына   һәм   чакыруларына    багышланган.  

«Яшьләр дипломатиясе  үсеше,  халыкара  яшьләр  хезмәттәшлеге   ныгуы – республикабызның   яшьләр сәясәте приоритетларының  берсе булып тора.  Без  шулай ук  бу мәйданчыкның  системалы  нигездә    KazanForum   кысаларында   Россия  һәм ИХО  илләренең  яшь  дипломатлары арасында   даими  хезмәттәшлекне  гамәлгә  ашыруы  белән  кызыксынабыз»,  -  дип  өстәде  Рөстәм  Миңнеханов.     

Форум  барышында   яшь дипломатларның  халыкара  ассоциациясенә  керү  тантанасы ,  Казан дипломатик  клубы  очрашуы , Казан  (Идел буе) федераль  университеты  студентлары белән дискуссия  мәйданчыгы  планлаштырылган,  шулай ук  дипломатия  буенча  видео-проект  гамәлгә  ашырылачак. 

Форум эшендә шулай ук  Е.М.Примаков  исемендәге  халыкара  фәнни- аналитик  эшләр   конкурсы  җиңүчеләре  катнаша. 

Форумның   оештыручылары:   Россия тышкы эшләр министрлыгының  яшь  дипломатлар  советы,   Татарстан Республикасы   Яшьләр  эшләре  министрлыгы ,  Татарстан Республикасы   инвестицион  үсеш   агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International