Бу язда Татарстаннан 30 эзләү отряды «Хәтер Вахтасы» акциясе кысаларында Волгоград, Ленинград, Новгород һәм Тверь өлкәләренә җиде экспедициягә китте. Бу аралыкта 190 солдатның мәете табылды һәм күмелде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР «Ватан» берләшмәсе» РОМО Советы рәисе Александр Коноплев хәбәр итте.
«22 медальон табылды, бу вакыт аралыгын исәптә тотканда, шактый зур сан. Аларның җидесе инде укылган, берсе - экспертизада. «Хәтер вахтасы»ның иң мөһим бурычларының берсе – сугышчыларның шәхесләрен ачыклау», – дип өстәде спикер.
Ул искәрткәнчә, «Ватан» берләшмәсе экспедицияләр вакытында эзләүчеләр тарафыннан табылган Кызыл Армия сугышчылары турында мәгълүматлар урнаштырылган «Солдат медальоннарыннан исемнәр» китабын чыгара. Быел инде 11 нче том чыгачак.
«Безнең барыбыз өчен дә «Хәтер вахтасы» – ул Ватан һәм Бөек Ватан сугышы вакытында аны яклау өчен гомерләрен биргән кешеләр алдындагы бурыч. Җиңү көненнән 78 ел узса да, күп кенә солдатлар әлеге көнгә кадәр хәбәрсез югалган дип санала. Без барыбыз да «Ватан» берләшмәсенә бу бик мөһим эш өчен рәхмәтле», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.
Эзләү эшләре вакытында «Ватан» берләшмәсе 400дән артык экспедиция үткәргән һәм 12 меңнән артык совет солдаты табылган, шуларның 1,5 мең сугышчысының исемнәре билгеләнгән, дип өстәде ул.
Һәлак булган сугышчылардан тыш, эзләүчеләр казаннар һәм солдатларның исемле кашыкларын тапканнар, дип уртаклашты «Разведка» эзләү отряды сугышчысы София Морелева.
Татарстаннан эзләү отрядлары быел җәй һәм көз экспедицияләргә чыгуын дәвам итәчәк. Мурманскидан Кырымга кадәр 22ләп эзләү планлаштырылган.