Быелгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм инвалид балалар өчен махсус сменаларда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча 550 бала ял итәргә планлаштырылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
«Өстәмә финанслау кысаларында (4,5 млн.сум) сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм инвалид балалар өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча махсуслаштырылган сменалар гамәлгә ашырыла. Узган елгы тәҗрибә буенча (2022 елда 265 бала ял иткән) 2023 елда 550 бала ял итәргә планлаштырылган. Барлык юлламалар да түләүсез нигездә», - диде Ринат Садыйков.
Май аенда Бөгелмә муниципаль районының «Губин исемендәге» лагерына 161 катнашучы өчен җиде көнлек ике заезд, шул исәптән озата бару да уңышлы оештырылды, дип өстәде ул.