2023 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе барышында Татарстан хәрби-патриотик лагерьларында 5 меңгә якын бала ял итәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
«Республикада «Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү республика үзәге көче белән җәй көне 8 районда урнашкан хәрби-патриотик палаткалы лагерьларда 3 мең өлкән сыйныф укучысының ялы оештырыла: Апас, Минзәлә, Норлат, Питрәч, Түбән Кама, Азнакай, Чистай һәм Биектау районнарында», - дип аңлатты ул.
Министр сүзләренчә, әле «Галактика балалары» дип аталган балигъ булмаганнар өчен комиссияләрдә һәм бүлекчәләрдә профилактик исәптә торучы балалар өчен сменалар оештырылачак. Республиканың 42 муниципаль берәмлегеннән 900гә якын бала район палатка лагерьларында ял итәчәк һәм 200 бала август аенда планлаштырылган җиде көнлек Татарстан чатырлы лагерьлары фестивале «Галактика балалары»нда катнашачак. Аны үткәрү урыны билгеләнә.
Моннан тыш, федераль проект кысаларында 900 бала ял итәчәк. Татарстан Республикасында 11 майдан балалар һәм яшьләргә хәрби-спорт әзерлеген һәм патриотик тәрбия бирүне үстерү үзәге ачылды. Җәйге каникул чорында үзәк белән берлектә өч профильле хәрби-спорт сменасы планлаштырылган (берсе «Чайка» лагеренда, Биектау районы һәм ике смена Казан шәһәренең «Патриот» үзәгендә).