«2023 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан сәламәтләндерү кампаниясен финанслау 2 млрд 118 млн сум күләмендә планлаштырылган. Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән акча бүлеп бирү 330,24 млн. сумга артты, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 19% ка күбрәк», - дип хәбәр итте Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Министр азык-төлеккә, даруларга, коммуналь чыгымнарга бәянең елдан-ел арта баруын билгеләп үтте. Мондый ярдәм йөзеннән Татарстанда лаеклы дәрәҗәдә ял оештырырга мөмкин.
Җирле бюджетлардан 10,61 млн.сум бүлеп бирү планлаштырыла. Лагерьларда сак чаралары – 28,6 млн.сум, дәүләт балалар сәламәтләндерү лагерьлары хезмәткәрләренең медицина тикшерүләре – 7,1 млн. сум һәм ОВЗ белән авыручы балалар өчен ял оештыру – 4,5 млн. сум аерым финанслана.
Ринат Садыйков сүзләренчә, сменаларның дәвамлылыгы, лагерьның төренә карап, 7-21 көн тәшкил итәчәк Юлламаларның бюджет бәясе 5 меңнән 36 мең сумга кадәр бәядә.
Ата-аналар взносы сменасына 3 меңнән 37 мең сумга кадәр тәшкил итә һәм юл йөрү бәясенә, программаны тотуга һәм лагерьның ведомствога каравына бәйле.
Чистай районының «Кояшкай» муниципаль лагерьларына юллама уртача 5 мең сумга, Казанның «Заречье» һәм «Молодежный» лагерьларына – 13000 сумга, республика лагерьларына һәм яшьләр үзәкләренә 18-27 мең сумга төшәчәк.
Ата – аналар өчен Анапа лагерьларына юлламалар бәясе (Витязево һәм Глобус) сменасына 36330 сум, Кырымга (Сатера) 37000 сум тәшкил итәчәк.