Татарстанда Кемпинг форматындагы беренче балалар лагере Яшел Үзән районында барлыкка киләчәк

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Татарстанда балалар лагерьлары турындагы идеяне кемпинглар һәм глэмпинглар форматында тормышка ашыра башладылар. Беренче шундый учреждение-Яшел Үзән районындагы «Пионер» лагере. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Бу җәйдә чатыр тибындагы лагерь Яшел Үзән районының «Пионер» балалар лагеренда ачылачак. Планнарда балалар лагерында этномәдәни типтагы «Мирас глэмпингын һәм экологик-туристик юнәлештәге «Пионер» лагерын булдыру. Алар очраклы сайланмаган – лагерьлар күлгә, урманга яки Идел елгасы ярына караган матур урыннарда урнашкан», - диде министр.

Министр сүзләренчә, хәзер ТР шәһәрләрне үстерү институты фондының табигый территорияләрне үстерү һәм экотуризам департаменты белән глэмпинглар һәм кемпинглар форматындагы махсуслаштырылган чатырлы лагерьлар проектларын эшләү буенча уртак эш бара.

Ринат Садыйков Татарстанның чатырлы лагерьлар саны буенча бөтен ил буенча лидер булуын искәртте. Шул исәптән иң зур чатырлы лагерь – «Сәләт» форумы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International