Бер айдан бөтен ил буенча Бөтенроссия Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. Исегезгә төшерәбез, Россия студентлары көнендә югары уку йортлары укучылары белән очрашу нәтиҗәләре буенча Россия Президенты Владимир Путин Яшьләр көнен 27 июньнән июньнең соңгы шимбәсенә күчерергә кушты. Быел бәйрәм 24 июньдә узачак.
Казанда бәйрәмне үткәрүнең төп мәйданчыгы «УРАМ» экстрим-паркы булачак. Анда берничә белем бирү һәм спорт вакыйгалары узачак, бәйрәм концерты һәм хедлайнер чыгышы белән тәмамланачак.
Быелгы бәйрәмнең лейтмотивы - «Каршыга таба бар».
«Бу көнне бөтен республика буенча зурлап, кызыклы итеп бәйрәм итәчәкбез. Планлаштырылган активлык яшьләргә аралашырга, үз идеяләрен уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк. Бәйрәм чаралары республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә узачак. Хәзер муниципалитетлардагы коллегалар әзерләнә һәм якын арада программаны игълан итә башлаячак. Казандагы Фестиваль - федераль комплекслы программаның бер өлеше. Мондый чаралар илнең тагын 13 шәһәрендә-Түбән Новгородта, Әстерханда, Кырымда, Красноярскида, Мәскәүдә, Ноябрьскида, Владивостокта, Ырымбурда, Калининградта һәм башкаларда узачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Тарихта беренче тапкыр бәйрәмне самолетта, тематик поезда, метро станциясендә һәм теплоход палубасында билгеләп үтәчәкләр. Катнашучылар - төрле тармакларда күренекле яшь профессионаллар булачак креатив индустрияләр, фән һәм фәнни күп таләп итүче җитештерү, эчке туризм, педагогика белгечләре. Яшьләр көнен бәйрәм итүнең махсус форматы Россиядә педагог һәм остаз елына, шулай ук фән һәм технологияләрнең ун еллыгына багышланачак.
Тамашачылар һәм катнашучылар өчен чараларга керү https://youthday.ru/ сайтында алдан теркәлү буенча ирекле. Тулы программа якын арада ВКонтакте төркемендә https://vk.com/molodtatarstan урнаштырырлачак.
Көн дәвамында «УРАМ» экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар, стритбол буенча ТР чемпионаты, волейбол буенча турнир, бию фестивале, ачык спорт күнекмәләре узачак. Беренче тапкыр «УРАМ» экстрим-паркында мотоциклларда йөрү һәм мотошоу буенча мастер-класс узачак. Шулай ук тюнинг машиналары күргәзмәсен карарга мөмкин булачак.
Яңа белем алырга һәм үз осталыкларын күрсәтергә теләүчеләр өчен «Skillbox» платформасыннан белем бирү программасы каралган, аның кысаларында ачык лекцияләр һәм мастер-класслар узачак. Шулай ук «Кадрлар резервы» проектыннан «Карьера үсеше» проекты тәкъдим ителәчәк.
Сәнгать сөючеләргә «Тулылык комплексы» күргәзмәсенә чуму һәм фикердәшләре белән аралашу мөмкинлеге биреләчәк.
Бәйрәмнең кульминациясе яшь артистлар һәм чакырылган хедлайнер чыгышы белән музыкаль программа булачак. Фестиваль сайтында гариза биреп, концерт программасында теләгән һәркем катнаша ала. Шулай ук «Яшьләр маркеты» яшь эшмәкәрләр ярминкәсенә гариәза бирү кампаниясе игълан ителде. Барлык катнашучыларны сайлап алу https://youthday.ru/ сайтында уза.
Казанда Яшьләр көне Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) һәм «ВКонтакте», «Беренче канал», «Мәскәү транспорты» һәм «Сәяхәттән күбрәк» генераль партнерлары ярдәме белән үткәрелә.