Сәләт балаларда телгә карата мөнәсәбәтне үзгәртә

2023 елның 26 мае, җомга

 

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Сәләтле җәй»  җәйге кампаниясенә багышланган    пресс-конференция  үтте.  Чарада ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл  Сабирова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры  Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» мәгариф һәм белем бирү технологияләре  үзәге җитәкчесе урынбасары    Айгөл Вәлиуллина  һәм «Сәмрух»   VIII  ел саен бирелә торган премиянең  «Ел сәлкеше»  номинациясе җиңүчесе Алмаз Нигмәтҗановлар катнашты.

Традиция буенча  «Сәләтле Җәй» җәйге кампаниясе  кысаларында Сәләт профиль сменалары, «Болгар –Туган тел» төбәкара палаткалы лагерь,  XII халыкара  «Сәләт» яшьләр  белем бирү  форумы  һәм   «Иске Казан» фестивале  оештырыла.

«Сәләт үз вакытында  бер сменада һәм 65 бала белән башланган иде.  Бу җәйдә без 30 нчы сезонны ачабыз. Сәләт Россиянең  һәм Татарстанның  күп төбәкләрендә  чын-чынлап традициягә әверелде», -  дип сөйләде Айгөл Сабирова. 

Шулай ук  министр урынбасары  Сәләтнең үсешенә  ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның зур өлеш кертүе турында билгеләде. «Узган елда Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә  100дән артык проект гамәлгә ашырылды,  шул исәптән  Кырымда «Сәләт-Ак Барс» яшьләр үзәге һәм «Адымнар» полилингваль мәктәбендә   «Сәләт»нең яңа класслары ачылды»,- дип үз чыгышында билгеләп үтте ул.

 Айгөл  Габдрахманова сүзләре буенча, Сәләт балаларга  татар телен өйрәнергә ярдәм  итүче  күптөрле дәрәҗәдә мәдәни мохит тудыра

«Мы считаем, что Сәләт ул   –  балаларга татар телен өйрәнү  өчен искиткеч  мөмкинлек. Җәйге сменаларга без хәтта аны бөтенләй белмәүче балаларны да алабыз. Иң  мөһиме – балада телне өйрәнергә  теләк булуы.

. Сәләт  ул – балалар лагеры гына түгел. Ул учак янында кичке әңгәмәләр, мәдәни чаралар, музыка һ.б.  Болар барысы да балаларда телгә карата уңай мөнәсәбәт  тудыра. Алар лагерьдан яңа һәм файдалы  белемнәр белән кайталар».

 «Безнең лагерьларга юллама бәяләре  республика буенча уртача. Алар өлешчә дәүләт  тарафыннан субсидияләнә, бер өлеше ата-ана тарафыннан  түләнә.  Юлламага яшәү,  туклану, тарату материаллары һәм бүләкләр  кертелгән.  Шулай ук тулысынча  дәүләт түли торган лагерьлар да бар. Мәсәлән,  «Болгар –Туган тел» лагеры  һәм  Биләрдә форум.   Быел  кешбэк  каралмаган, ләкин  юллама  чыгымнарының  бер өлешен  кайтарырга мөмкин», - дип сөйләде  Айгөл Габдрахманова.

«Сәләт өчен уку ул  - дәресләр һәм мастер-класслар гына түгел. Сәләттә белем алу ул – гомумән алганда,  Сәләт атмосферасы.  Аралашулар, музыка, әңгәмәләр – безнең өчен шулай ук белем алуның файдалы формалары», - диде «Сәләт» мәгариф һәм белем бирү технологияләре  үзәге җитәкчесе урынбасары    Айгөл Вәлиуллина.

Аның сүзләренә караганда,  үзәкнең төп бурычы  - сыйфатлы программа оештыру. Ул эшкә әзерлек  көздән үк башлана.  Һәр сменаның үз профиле бар. Бала үзе теләгән профильне сайлый ала. Белем бирү программасы смена профиле нигезендә  әзерләнә.

 «Сәләтле Җәй» җәйге кампаниясенә  әзерлекле кадрлар җәлеп ителәчәк.  Сәләт моның өчен ел буена эш алып бара.  Кадрлар әзерләү өчен «Әйдаманнар мәктәбе»,  җитәкчеләр әзерләү өчен «Башҗитәкләр мәктәбе», укытучылар өчен   «Укытучылар мәктәбе» оештырылды. Алар эшчәнлегендә 700 дән артык кеше катнаша. 

Җәйге кампания кысаларында  бу елда 30 профиль сменасы планлаштырыла. Алар Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырым  базаларында  үтә.  Сменаларда 7 яшьтән 18 яшькә кадәрле балалар һәм яшүсмерләр  ял итәчәк.

Кырымда  «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәге базасында 4 җәйге смена оеша. Алар 10 июньнән  16 августка кадәр үтәчәк.  Диңгез буе профиль сменалары  Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән   220шәр катнашучыны берләштерәчәк.

Айгөл Габдрахманова сүзләренә  караганда, Кырым лагерьларында ял итүгә сорау елдан ел арта.  Быел  «Сәләт – Ак Барс»ка  бик күп гаризалар алдык. Анда барлык куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлә, тәүлегенә 24 сәгать каравыл куелган. Шулай ук үзәк территориясендә даими рәвештә  медперсонал һәм әйдаманнар кизү тора».

«Болгар –Туган тел» төбәкара палаткалы лагерь 12 июньнән 26 июньгә кадәр Болгр шәһәрендә үтә. Лагерь программасы татар телен, татар мәдәниятен  өйрәнүгә,  шулай уку  тормышның төрле өлкәләрендә телне практик куллану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән.

23 июньнән  11 августка кадәр   Биләр тариха-археологик музей тыюлыгы территориясендә «Сәләт» XII халыкара яшьләр белем бирү  форумы узачак.

ТР Рәисе  Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза торган иң зур яшьләр проекты Татарстан Республикасының барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән  14000 мәктәп укучыларын һәм остазларны берләштерә.

Форум кысаларында төрле юнәлештәге һәм профильдәге алты смена үтәчәк. Аларда белем бирү, мәдәни һәм спорт программалары планлаштырылган. Татарстан һәм Россия әйдәп баручы экспертлары, музыкантлары һәм артистлары смена катнашучылары белән тәҗрибә уртаклашачаклар.

Сменаларны үткәрү  вакыты:

ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла / Junior skills) 23 - 27 июнь

ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество / Arts) 30 июнь - 5 июль

КАРЬЕРА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ БИЛӘР ФОРУМ (Карьерные технологии / Career Technology) 10 - 15 июль

МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ (Media) 19 - 25 июль

МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Информационные технологии / Information Technologies) 28 июль - 3 август

АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ (Первые / Forward) 7 - 11 август

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International