12 яшьтән өлкәнрәк Татарстанлылар Казан турындагы легендаларны яңадан карап чыгып, проза һәм шигырьләр җибәрә ала. Иң яхшы текстлар «Иске Казан әкиятләре» спектакленең сценариена керәчәк.
«Иске Казан әкиятләре» инклюзив спектаклен төзү-зур һәм төрле пландагы проект, анда без 12 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларны катнашырга чакырабыз. Аның беренче этабы - әдәби конкурс. Без төрле жанр һәм стильдәге текстларны күрергә, Казан турындагы легендаларның әкият дөньясына төрле авторлар күзлегеннән карарга телибез», - дип сөйләде конкурсны оештыручылар.
Гаризалар конкурсның электрон почтасына ssk.2023@mail.ru кабул ителә.
Әсәрләр рус яки татар телендә язылырга мөмкин. Шигъри текстның күләме 80 юлдан, кече прозаның күләме - 5000 билгедән артмаска тиеш.
Барлык катнашучылар да диплом алачак. Җиңүчеләр 2023 елның 25 октябрендә спектакль премьерасы көнендә узачак тантаналы чарага чакырылачак.
«Иске Казан әкиятләре» гипертекст инклюзив спектакле проекты «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» Федераль проекты кысаларында «Россия Мәдәният Фонды» ООГО тарафыннан бирелгән грантны кулланып «Э-моция Иҗади инклюзив студиясе» АНО тарафыннан тормышка ашырыла.