Татарстан яшүсмерләрен «Илһамландыручылар» импакт-сменасында катнашырга чакыралар

2023 елның 30 мае, сишәмбе

 

20-29 июнь Казанда «Смена Вдохновения» беренче импакт-смена узачак. Анда 14-17 яшьлек яшүсмерләр үзләренең көчле якларын билгели, хыял таба һәм тәҗрибәле эшмәкәрләр җитәкчелегендә үз импакт-бизнесын булдыра алачак.  

«Чын мәгънәсендә, бөтен йөрәк белән хыяллана алу, бәлки, балаларга гына хас әйбердер. Теләкләрнең күпчелеге нәкъ менә мәктәп елларында туа, бала алдында дөнья ачыла, ә янәшәдә тәҗрибә уртаклашырга һәм үз хыялларына беренче адымны ничек ясарга кирәклеге турында сөйләргә әзер булган педагоглар һәм остазлар килә. Узган ел Казан укучылары өчен «Илһамландыручылар» шундый таяныч булды. Алардан беренче проект Казанга уникаль арт-объект бүләк итте, ул яшь халык өчен Хыял символына әверелде. Мин ышанам, быел да булачак смена һәм илһамландыручылар белән аралашу укучыларны көч, энергия белән тутырачак һәм яшь хыялланучыларны чын геройлар итәчәк. Ә без, өлкәннәр, кирәкле вакытта киңәш бирер өчен янәшәдә булачакбыз», - дип билгеләп үтте Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.

Сменада катнашучыларны «Хыялга юл» хыялын эзләү буенча тренинг, илһамландыручылардан мастер-класслар, идеатон – билгеле бер территориядә кешеләрнең тормышын яхшыртучы идеяләр һәм карарлар коллектив генерациясе, шулай ук зур форум оештыру һәм арт-объект булдыру көтә. Сменада шулай ук Казанның хыялланучылар Клубы – Казанда «Илһам маршруты»ннан соң оештырылган яшүсмерләрне трансформацияләү буенча яшьләр берләшмәсе катнашачак. Алар алга таба үсеш планын төзиячәкләр, яңа әгъзалар җәлеп итәчәкләр, башка хыялланучылар клубларының остазлык моделен һәм активлык форматын эшләячәкләр.

Сменада Татарстаннан 80 укучы катнаша алачак. Моның өчен 2 июньгә кадәр «Вконтакте» кушымтасы аша гариза бирергә һәм иҗади биремне үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International