Татарстан яшьләрен «іВолга» Идел буе федераль округының төп яшьләр форумында катнашырга чакыралар

2023 елның 3 июне, шимбә

2023 елның 21-29 июлендә Самара өлкәсенең Мастрюков күлләре территориясендә Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы узачак.

Ел саен төбәк оештыру комитеты форумга бару өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр вәкилләреннән торган Татарстан делегациясен төзи.

2023 елда форум программасының төп темасы «Вакыйгалар оештыру» булачак. Форум программасы 8 белем бирү сменасы һәм 3 махсус трек буенча узачак.

Катнашучыларны сайланган смена буенча тренинг дәресләре, яшьләр проектлары конкурсы, фәнни һәм гамәли конференцияләр, мастер-класслар, төрле юнәлешләр буенча төбәк-ара югары уку йортлары арасында ачык ярышлар, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, фестивальләр, акцияләр, инициативалар ярминкәләре, турнирлар, федераль, округ һәм региональ дәрәҗәдәге экспертлар белән очрашулар, дискуссияләр, шулай ук мәдәни-ял итү, спорт һәм туристлык-туган якны өйрәнү программалары көтә.

Шул исәптән, үз хыялың проектын булдыру һәм аны тормышка ашыру өчен грант алу мөмкинлеге бар.

«іВолга-илһам һәм белемнең яңа чыганакларын бирә торган махсус атмосфера. Бу форум үз эшенең профессионаллары — спикерлар һәм төрле төбәкләрдән катнашучылар белән текә аралашу белән сугарылган. Көндез син кызыклы белем бирү программасын узасың, ә кичен мастер-класслар, тренинглар, концертлар кебек кызыклы чараларга йөрисең» — дип сөйләде 2022 елда форумга Татарстан делегациясендә катнашучы Нургуль Сансызбаева.

Форумда катнашыр өчен форумның рәсми сайтында  https://ivolgaforum.ru 8 июньгә кадәр өчен гариза биреп, Татарстан делегациясе составында форумда катнашырга мөмкин. Шулай ук теркәлү «Росмолодежь» «Росмолодежь.Вакыйгалар» https://events.myrosmol.ru/ платформасында ачык.

Исегезгә төшерәбез, узган ел йомгаклары буенча Татарстан делегациясенә 104 кеше керде, шуларның дүртесе гомуми суммасы миллион сумнан артык грант отты. Быел Татарстан делегациясенә 112 кеше сайлап алыначак.

Белешмә өчен:

Тулырак «іВолга»  Идел буе федераль округы форумы сайтында https://ivolgaforum.ru һәм ВКонтакте рәсми төркемендә https://vk.com/forumivolga.

Элемтә өчен: Елизавета Гонзова, региональ оештыру комитетының PR-менеджеры.

Тел.: +7 (996) 952 60 95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International