Җәй дәвамында Татарстан халкы Казан паркларында бушлай психологик ярдәм ала алачак

2023 елның 6 июне, сишәмбе

«Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге «Тыңлыйбыз» социаль проектын башлап җибәрде. Проект кысаларында һәр чәршәмбе 15:00дән 19:00гә кадәр башкала халкы һәм кунаклары шәһәр паркларында бушлай психологик ярдәм ала алачак.

Проект командасында «Ышаныч» үзәгенең тәҗрибәле психологлары булачак, һәр мәйданчыкта икешәр белгеч катнаша. Теләге булган һәркем консультациягә килә һәм психолог белән аны борчыган сораулар турында фикер алыша ала. Алдан язылу кирәк түгел.

Очрашулар һава шартлары аркасында кичектерелергә мөмкин. Мәйданчыкларның эше буенча актуаль мәгълүматны «Ышаныч» үзәгенең социаль челтәрләрендә күзәтеп була.

Парклар һәм мәйданчыклар исемлеге:

«Имәнлек» паркы -  воркаут-майданчык янында;

Лядской бакчасы - Фонтан янында;

Җиңү паркы - күл янында;

Горький исемендәге парк - төп аллея ахырында;

Советлар канатлары паркы - төп керү урыны янындагы мәйданчыкта;

Горкинско-Ометьевски урманы - Cube контейнер үзәге янында;

Урицкий исемендәге парк сәхнә янында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International