8 июньгә кадәр Самар өлкәсенең Мастрюков күлләре территориясендә 21-29 июль көннәрендә узачак «іВолга» Идел буе федераль округының яшьләр форумында катнашырга мөмкин. Моның өчен форумның рәсми сайтында https://ivolgaforum.ru гариза бирергә шулай ук «Росмолодежь.Вакыйгалар» https://events.myrosmol.ru платформасында теркәлү узарга кирәк.
Татарстан беренче тапкыр «іВолга» форумында «Яшьләр флагманнары» дип аталган үз сменасын үткәрәчәк. Сменаның форматы уникаль булачак: 400гә якын катнашучы дүрт юнәлеш буенча программа үтә алачак: «Яшьләр оешмаларында вакыйгалар булдыручылар», «Яшьләр вакыйгаларын булдыручылар», «Яшьләр мәгънәләре булдыручылар» һәм «Мәгариф оешмаларында мәгънәләр булдыручылар».
«Традиция буенча, «іВолга» форумы – Идел буе федераль округының барлык яшьләре өчен, аларның үз-үзләрен күрсәтү алулары өчен зур мәйданчык – сүз уңаеннан, бу – 2 мең яшь кеше. Безгә Татарстанга бөтен сменаны уздыруны ышанып тапшыру бик дәрәҗәле – һичшиксез, безнең уртаклашырлык нәрсәләребез бар. Программа кысаларында катнашучылар яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча иң яхшы практикалар белән танышачаклар, вакыйгаларны федераль һәм региональ стандартларга туры китереп үткәрү буенча фикер алышачаклар һәм карарлар эшләячәкләр», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Министр смена кысаларында өч смена узачагын әйтте. Шул исәптән Идел буе федераль округының төбәк хакимият органнарының һәм муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләренең 100 хезмәткәре һәм Идел буе федераль округының югары белем бирү оешмаларының тәрбия эше буенча 50 проректоры өчен квалификация күтәрү курслары оештырылачак.
Беренче сменада «Мәгариф оешмаларында вакыйгалар булдыручылар» студентлар өчен чаралар оештыруда актуаль темалар турында фикер алышачак. Анда студентлар үзидарәсе органнары, Идел буе федераль округы югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортларының иҗтимагый һәм профсоюз оешмалары әгъзалары, шулай ук яшь белгечләр – тәрбия эше буенча хезмәткәрләр катнашачак. Трекның нәтиҗәсе мәгариф оешмасы базасында Яшьләр вакыйгасын оештыруның юл картасы булачак.
«Яшьләр вакыйгаларын булдыручылар» яшьләр оешмалары лидерлары һәм активистлары өчен махсус, яшьләр катнашырга теләгән муниципаль һәм региональ масштабтагы вакыйгаларны ничек оештырырга икәнен аңлау өчен төзелгән.
«Яшьләр мәгънәсен булдыручылар» сменасында яшьләр вакыйгаларын оештыру турында фикер алышачаклар, тәҗрибә уртаклашачаклар һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы учреждениеләр өчен юл картасы төзиячәкләр. Программа квалификация күтәрү курслары форматында уза, ә катнашуга Идел буе федераль округы төбәкләрендәге яшьләр хәрәкәте лидерлары һәм драйверлары – Идел буе федераль округы төбәкләренең хакимият органнарының һәм муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре хезмәткәрләре, шул исәптән Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк һәм муниципаль командалары координаторлары «Беренчеләр хәрәкәте» чакырыла.
«Мәгариф оешмаларында мәгънә тудыручылар» килгәндә, анда бер көнлек белем бирү интенсивы форматында Идел буе федераль округы вузларының тәрбия эше буенча проректорларын җыячаклар, интенсивта сүз мәгариф оешмаларындагы вакыйгаларны гамәлгә ашыру менеджменты сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге турында барачак.
Исегезгә төшерәбез, Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы 8 белем бирү сменасы һәм 3 махсус трек буенча узачак.