Россия Көнендә Казанда Халыклар дуслыгы парады узды

2023 елның 12 июне, дүшәмбе

Казан Кремлендә Россия көнендә Халыклар дуслыгы парады уздырылды, анда 30дан артык милләт вәкилләре катнашты. Алар халык биюләре һәм җырлары белән Сөембикә манарасыннан алып  Беренче Май мәйданына кадәр узды.

«Бүген зур бәйрәм – Россия көне. Без олуг йөреш шаһиты булачакбыз», – дип өметләре белән уртаклашты парад башланыр алдыннан ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Ул Татарстанда тынычлыкта һәм татулыкта 170тән артык милләт вәкилләре яшәвен искәртеп узды.

Парадта катнашучыларның күпчелеге яшьләр берләшмәләре активистлары. Алар очрашырга, аралашырга һәм дуслашырга мөмкин, дип билгеләп үтте Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров.

«Татарстанның күпмилләтле яшьләре үз халыклары костюмнары киеп Кремльгә парадта катнашырга, бөтен дөньяга безнең никадәр бердәм, күптөрле һәм дус булуыбызны күрсәтергә килде. Бөтен яшьләребез яхшы кәефтә, балалар таныша, аралаша», - дип сөйләде ул.

Парад алдыннан яшьләр иҗтимагый хәрәкәтләре активистлары Сөембикә манарасы каршындагы мәйданда 22х30 метр зурлыктагы Россия байрагын җәелдерделәр. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бүгенге бәйрәмдә бу Татарстанда иң зур байрак булып исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International