Россия көнендә «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте лауреатлары казанлыларны концерт белән тәбрик иттеләр

2023 елның 12 июне, дүшәмбе

Бүген, Россия көне уңаеннан, Казан Кремле диварларында «Созвездие-Йолдызлык» Республика балалар һәм яшьләр фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре катнашында бәйрәм концерты узды. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Татарстанның иҗат коллективлары 50дән артык номер әзерләгән.

«Республиканың меңләгән яшьләре исеменнән сезне Россия көне белән котлыйм. Күп еллар инде Кремль Татарстан яшьләре — «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең иң якты катнашучылары — Казан халкына һәм кунакларына үзләренең иҗатын, сәләтен һәм матурлыгын күрсәтә алсыннар өчен иң яхшы мәйданчык булып тора. Шул ук вакытта «Созвездие-Йолдызлык» республикада төрле конфессияләрнең тату яшәвен дә гәүдәләндерә», — дип белдерде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга үз сәләтләрен күрсәтү өчен «Кол-Шәриф» мәчете каршындагы мәйданда 350дән артык яшь артист җыелды. Музыка һәм бию бәйрәмендә алар тамашачылар мәхәббәтен яулаган һәм Россия эстрада сәнгате осталарыннан югары бәя алган иң яхшы номерларын башкардылар.

Россия гимнын бергәләп башкару бәйрәмнең аерым мизгеле булды. Фестивальнең иң яхшы тавышларын Татарстан Яшьләр министрлыгы башлыгы һәм тамашачылар башкарды.

«Иң мөһиме,  «Кол-Шәриф» мәчете үз яктылыгы белән бу балаларның җаннарн да яктырта. Хәрәкәт катнашучылары Россия гимнын башкардылар һәм ул илдә иң җанлы һәм тирән җырларның берсе булды. Гимн Кремль диварларында яңгыраганда, аның сүзләре һәм мәгънәсе, һичшиксез, грандиоз концертта катнашучыларның һәрберсенә үтеп керә», — дип белдерде фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Быел «Созвездие-Йолдызлык» традицион концерты Татарстанда Рәис Рөстәм Миңнеханов игълан иткән милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында уза. Сәхнәдән казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Россия көне белән ГИТИС, Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан музыка көллияте студентлары котлады.

Моннан тыш, тамашачылар алдында Татарстанның атказанган артистлары, шул исәптән Илгиз Зәкиев, Владимир Шнитко һәм Әмир Әхмәдишин, шулай ук фестивальнең Гран-при ияләре — Игнат Изотов, Инсаф Ганибаев, Әдилә Зиннәтуллина, Миләүшә Ногманова чыгыш ясады.

Бәйрәм концерты Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән узды. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстан Республикасы Рәисенең патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза. Фестиваль хәрәкәте Татарстанда да, аннан читтә дә киң танылу алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International