Ринат Садыйков: «Безнең өчен иң мөһиме – балалар лагерьларында комплекслы иминлекне - туклану,сак булу, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү

2023 елның 13 июне, сишәмбе

ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков эш визиты белән Татарстанның балалар сәламәтләндерү лагерьларында булып кайтты. Аларның берсе-республиканың Бөгелмә районындагы Губин исемендәге лагерь.

«Балалар үзләре ял итүдән канәгать. Безнең өчен иң мөһиме-балалар лагерьларында комплекслы иминлекне тәэмин итү: саклык, туклану, янгын куркынычсызлыгын. Көндәлек режимда контрольдә тотабыз. Республикадагы барлык лагерьлар буенча көн саен мониторинг алып барабыз-һәр лагерь буенча хәлне төгәл беләбез, хәтта бала өйгә кайтырга карар итсә дә, сәбәбен һичшиксез ачыклыйбыз», – дип хәбәр итте министр үзенең телеграм-каналында.

Ул искәрткәнчә, балалар ялын оештыру ягыннан тәкъдимнәр белән аңа социаль челтәрләрдә яки тәүлек әйләнәсе эшләп килүче 8(843) 207-28-73 кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Бүгенге көндә Татарстанда 99 балалар ялы оешмасы эшли, шул исәптән җиде чатырлы лагерь һәм 92 стационар, анда 17 меңгә якын бала һәм яшүсмер ял итә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 754 мәктәп яны көндезге лагерь һәм 557 хезмәт һәм ял лагере ачылган.

Татарстаннан барлыгы 5 мең бала җәй көне Кара диңгез буенда ял итә алачак. Беренче сменалар Анапада «Глобус» лагере һәм Кырымда «Сәләт – Ак барс» һәм «Сатера» лагерьлары старт алды. Анда республикадан 720 бала ял итә. Шулай ук бүген 300дән артык яшүсмер Анападагы «Витязево» лагерына беренче сменага бара.

Исегезгә төшерәбез, ата-аналары мобилизацияләнгән балалар ялын да оештырылган. Бүгенге көндә 31 лагерьда 240 бала ял итә. Чаллыдагы «Саулык» балалар лагерында 19 июньгә кадәр Луганск Республикасының Лисичанск шәһәреннән 139 бала ял итәчәк.

Министр билгеләп үткәнчә, бүген тагын дүрт балалар сәламәтләндерү лагерена, шул исәптән ике палаткалы лагерьга, 480 кешегә якын керү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә барлыгы 168 мең баланы һәм яшүсмерне ял итү белән җәлеп итү планлаштырыла. Лагерьларда Бердәм гамәлләр көннәре уза. Кичә Татарстанның барлык лагерьларында Россия көненә багышланган чаралар оештырылды. Көн тантаналы линейкалар һәм Россия Федерациясе гимнын башкарудан башланды, яшүсмерләр дәүләт символикасын белү буенча интеллектуаль конкурсларда һәм мастер-классларда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International