Татарстанда «Болгар-Туган тел» форумы илнең 11 төбәге катнашучыларын берләштерде

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

 Болгарда илнең 11 субъектыннан 400дән артык укучыны җыйган «Болгар–Туган тел» X төбәкара форумы старт алды. Форум замана яшьләренең татар телен өйрәнүгә игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә сменалар программасы татар мәдәниятен, телен өйрәнүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә телне практик куллану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

«Телне һәм мәдәниятне саклау аларның яшьләр өчен кирәкле булганда гына мөмкин. Форум программасы төрле тематик блокларны үз эченә ала, алар, бер-берсен тулыландырып, катнашучыларны татар мәдәниятенә чумдыра һәм аңа шәхси дәрәҗәдә катнашлык тудыра. 10 еллык тарихы булган форум күптәннән үзенең туган телен өйрәнергә һәм сакларга теләгән төрле төбәкләрдән актив, инициативалы яшьләрне берләштерүче масштаблы платформага әверелде»,-дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Шулай ук ачылу тантанасында X Халыкара олимпиада кысаларында уздырылган «ЮНЕСКО мирас сакчысында» конкурсы призерлары һәм җиңүчеләре бүләкләнде.

Чара кунаклары арасында ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлә Закирова, ТР Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, КФУның Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов бар иде.

Лагерь 12-18 июньдә Татарстан Республикасының Спас районында уза.

Лагерь эше «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Форумны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Сәләт» яшьләр үзәге һәм «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International