Росмолодежь.Грантлар конкурсның беренче сезоны нәтиҗәләре буенча, Татарстаннан 17 млн сумнан артык гомуми суммага 33 проектны хупладылар.
«Безнең республикада һәм тулаем илдә яшьләр сәясәтенең төп бурычларының берсе-яшьләрнең үз-үзләрен үстерә алу өчен мөмкинлекләр булдыру. Росмолодежь.Грантлар конкурсының беренче сезоны нәтиҗәләре буенча без Татарстаннан инициативалы егетләрнең федераль дәрәҗәдә дә ярдәм ала алуларын күрәбез. Бу 17 миллион сум акча Татарстанны яшьләр өчен тагын да кызыклырак итәчәк социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга китәчәк», -дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Татарстаннан Росмолодежь.Грантлар конкурсына барлыгы 340тан артык гариза бирелгән, җиңүчеләр арасында 33 кандидат бар.
Алар арасында «Елки палки» дип аталган яңа ел ылыс агачларын җыю һәм эшкәртү буенча шәһәр экомәгърифәтчелек акциясе кебек проектлар бар. Әлеге проект кысаларында Казан шәһәренең социаль ипотека алган яшь гаиләләр яшәгән районнарында урнашкан 10 кабул итү пунктында агачлар (пихта, имән, чыршы) җыю, шулай ук берничә мәгърифәтчелек чараларын оештыру планлаштырыла. Бу проект 750 мең сум акча откан.
Шулай ук 800 мең сум күләмендә ярдәмне «Придавай ускорение» Бөтенроссия кибертурниры алды, аның проекты буенча илнең төрле төбәкләрендә CS:GO, DoTA 2 һәм FIFA буенча сайлап алу этаплары узарга тиеш. Финал Казанда узачак.
Конкурс җиңүчеләре арасында инклюзия, патриотик, иҗади юнәлеш һәм башкалар белән бәйле проектлар бар.