Татарстанның Биектау районында «Геройлар юлы» хәрби-патриотик сменасы башланды

2023 елның 17 июне, шимбә

Татарстанның Биектау районындагы «Чайка» лагеренда «Геройлар юлы» хәрби-патриотик сменасы старт алды, анда республиканың 27 шәһәреннән һәм районыннан балалар җыелды.

Катнашучыларны бай программа көтә. Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, башлангыч хәрби әзерлек өлкәсендә белем һәм күнекмәләр формалаштыруга юнәлдерелгән тренировка һәм уку дәресләре үткәрү планлаштырыла.

«Геройлар юлы» хәрби-патриотик сменасы» - яшьләргә ял итәргә һәм җәйге лагерьда вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә торган федераль проект. 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәр теләгән һәркем катнаша ала. Сменада катнашу бушлай. Проектның икенче һәм өченче сменалары «Патриот» республика спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләрне әзерләү үзәге базасында узачак. Катнашучылар - 600 яшүсмер, сменасына 300 кеше булачак. Бүгенге көндә икенче смена тулысынча диярлек тулыландырылган, өченче сменада гаризалар кабул итү дәвам итә, әмма урыннар күп калмаган», – дип билгеләп үтте «Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга әзерләү республика үзәге җитәкчесе Дмитрий Литвинов.

Әлеге смена республикада беренче тапкыр «Яшьләргә хәрби-спорт әзерлеген һәм патриотик тәрбия бирүне үстерү үзәге» АКБО ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International