Иртәгә, 27 июнь, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының Вконтакте төркемендә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен гамәлдәге торак программаларына багышланган туры эфир узачак. Тура эфир 16.30 сәгатьтә башлана.
Экспертлар булып министрлык, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм ТР торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге вәкилләре тора.
Шушы көннәрдә «Яшьләр торак конкурсы»ның гаризалар бирү кампаниясе башланды. Конкурста яшьләр проектлары лидерлары һәм активистлары, яшь галимнәр, яшьләр белән эшләү өлкәсе учреждениеләре, Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары белгечләре катнаша ала. Спикерлар гариза бирү механизмы турында җентекләбрәк сөйләячәкләр. Шулай ук яшь гаиләләр өчен ташламалы торак сатып алу программалары, яшьләрнең бу программаларда катнашу шартлары һәм критерийлары турында фикер алышачаклар.
Торак программалары буенча кызыксындырган сорауларны #жильемолодымрт Телеграм-каналы яки әлеге пост астында бирергә мөмкин.
Экспертлар барлык сорауларга туры эфир вакытында, шулай ук социаль челтәрләрдә язма формада җавап бирәчәк.