Татарстанда «Яшьләр торак конкурсы»ның гаризалар бирү кампаниясе башланды. Гаризаларны кабул итү 31 августка кадәр сайтта «ТР яшьләр торак конкурсы» бүлегендә дәвам итәчәк. Катнашучылар булып иҗтимагый оешмаларның активистлары; студентлар – Татарстан яшьләр сәясәте проектларында, студентлар үзидарәләрендә һәм иҗат берләшмәләрендә катнашучылар; башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре; сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларында яшьләр белән эшләү буенча белгечләрләр; мәгариф учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча җаваплылар була ала. Ел саен конкурс кысаларында актив яшьләр өчен 49 фатир уйнатыла.
«Торак мәсьәләсе-яшьләрдән иң еш сорала торган мәсьәләләр. Бүгенге көндә безнең министрлык дүрт программаны күзәтә, алар буенча яшьләр ташламалы шартларда торак ала ала. Иң кирәклеләрнең берсе яшьләр программасы, чөнки катнашучылар яшь гаиләләр генә түгел, ә әлегә гаиләгә ия булмаган яшьләр дә була ала», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Министр конкурсның 2012 елдан бирле гамәлгә ашырылуын әйтте. Ул вакытта беренче конкурс нәтиҗәләре буенча яшьләр проектлары һәм программалары активистлары өчен 12 социаль ипотека фатиры буенча карар кабул ителде. Елдан-ел аларның саны арта барды. 2014 елдан башлап җиңүчеләр саны ел саен 49 кешегә кадәр артты. Проект тарихында яшьләрнең иң яхшы 343 вәкиле җиңүче булды.
Конкурста катнашуның кирәкле шарты-торак хокуклары объектларында гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк булган гомуми мәйдан белән тәэмин ителешнең гомуми дәрәҗәсе.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурста җиңгән очракта сайланган фатир өчен беренчел взнос гомуми бәянең 10% тан да ким булмаска тиеш, шуңа бәйле рәвештә катнашуның мөһим критерие булып түләү сәләте һәм айлык түләүләрне вакытында алып бару өчен гариза бирүченең тотрыклы гомуми кереме булу тора.
Конкурс «Татарстан Республикасы Студентлары лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә үткәрелә.
Конкурста катнашу, гариза бирү турында тулырак мәгълүматны «Татарстан Республикасы яшьләр торак конкурсы» рәсми төркемендә белергә мөмкин.