27 майдан 25 июньгә кадәр Татарстан Республикасында «XXXIV Бөтенроссия Олимпия көне» чаралары уза.
Ул Россия Олимпия комитетының «Олимпия иле» массакүләм спортны үстерүгә ярдәм итү программасы кысаларында үткәрелә.
2023 елның 24 июнендә «УРАМ» экстрим-паркында Яшьләр көне кысаларында Бөтенроссия Олимпия көне узачак.
Олимпия көне программасында Татарстанның күренекле спортчылары – республиканың Олимпия Советы әгъзалары белән очрашулар, югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән яшь спортчыларны данлау каралган.
Яшьләрне, Олимпия көнендә катнашучыларны экстремаль спорт төрләре буенча кызыклы ярышлар көтә: ВМХ-Фристайл, трюк самокаты, скейтбординг, воркаут, паркур, Бразилия джиу-джитсу, шулай ук стритбол, волейбол, флорбол, текбол.
Тамашачылар өчен автограф-сессияләр, фотозоналар, конкурслар, актив зоналар, саф һавада күнегүләр, биюләр, мастер-класслар планлаштырылган.
Олимпия көнен оештыручылар- Татарстан Республикасы Олимпия Советы белән берлектә Казан шәһәре Башкарма комитетының спорт министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, физик культура һәм спорт комитеты.
Бөтенроссия Олимпия көнендә катнашырга чакырабыз.