Казанда Бөтенроссия Олимпия көне

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

24 июнь «УРАМ» экстрим-паркында Яшьләр көне кысаларында Бөтенроссия Олимпия көне узды.

Ул Россия Олимпия комитетының «Олимпия иле» массакүләм спортны үстерүгә ярдәм итү программасына бәйле рәвештә үткәрелә.

Олимпия көнен ачуда ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР Олимпия Советы рәисе Марат Бариев, Россия Олимпия комитетының Олимпия советлары һәм академияләре белән эшләү бүлеге башлыгы Наталья Пряникова чыгыш ясады.

Шулай ук тантанада хөрмәтле кунаклар катнашты: Н.Ф. Гыйләҗева - фехтование буенча олимпия чемпионы, С.К. Демин - Россиянең атказанган тренеры, стенд ату буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының баш тренеры, А. В. Плюшкин - Россиянең атказанган спорт мастеры, Европа чемпионы, академик ишү буенча дөнья чемпионаты призеры, Я.В. Мартынова - өч Олимпиадада катнашучы, йөзү буенча дөнья чемпионаты призеры, Россия чемпионатларының күп тапкыр җиңүчесе, А.К. Хаматов - бокс буенча дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры, А. А. Камешков - йөзү буенча спорт мастеры, спорт ветераны.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Р.Н.Садыйков республика яшьләр сәясәте белгечләренә һәм җитәкчеләренә ведомство бүләкләре тапшырды.

Татарстан Республикасы Олимпия Советы рәисе М.М. Бариев югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән яшь спортчыларны Олимпия көне символикасы белән бүләкләде.

Олимпия көне барышында экстремаль спорт төрләре буенча кызыклы ярышлар узды: ВМХ-Фристайл, трюк самокаты, скейтбординг, воркаут, паркур, Бразилия джиу-джитсу, шулай ук стритбол, волейбол, флорбол, текбол.  Бразилия джиу-джитсу, воркаут һәм стритбол мәйданчыгы янында аеруча күп кеше булган.

Ярышларның барлык призерлары Россия Олимпия комитеты һәм Татарстан Республикасы Олимпия Советы тарафыннан дипломнар, медальләр, бүләк спорт җыелмалары һәм кубоклар белән бүләкләнде.

Тамашачылар өчен автограф-сессияләр, мастер-класслар, фотозоналар, конкурслар, актив зоналар, күнегүләр, зарядкалар, саф һавада биюләр оештырыла.

Чарада 60 меңнән артык кеше катнашты.

Олимпия көнен оештыручылар-Татарстан Республикасы Олимпия Советы белән берлектә Казан шәһәре Башкарма комитетының спорт министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, физик культура һәм спорт комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International