Татарстанның Әтнә районында сменасына 128 урынга исәпләнгән яңартылган балалар лагеры ачылды

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Татарстанның Әтнә районында реновациядән соң «Чулпан» балалар лагеры ачылды. Капиталь ремонтка 100 млн сумга якын акча тотылган. Дүрт йокы корпусы, медпункт, ашханә, мунча- кер юу комплексы, КПП һәм клуб яңартылды.

«Яшәү урынына карамастан, яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру. Безнең өстенлекләрнең берсе шул рәвешле яңгырый. Яшьләр өчен кызыклы булсын өчен, яшьләр объектларын реновацияләү буенча масштаблы эш алып барыла. «Чулпан» лагере кече районнарда уңайлы, яңартылган инфраструктура булдыруның ачык мисалларының берсе. Шул ук вакытта без лагерьларның һәрберсенең үз профиле булсын өчен һәм сменаларны карап тотуга зур игътибар бирергә тырышабыз. Ремонттан соң лагерь бер сменада 128 баланы кабул итә алачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу районда бердәнбер балалар лагере һәм шуңа күрә аның яңартылуы һәм эшләве Әтнә халкы өчен аеруча мөһим», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Министр сүзләренчә, быел лагерьда табигый-фәнни, спорт һәм сәнгать-иҗат юнәлешләре буенча өч смена үткәрү планлаштырылган.

Лагерь 1987 елда төзелгән, әмма соңгы елларда тузган булу сәбәпле эшләми. 2019 елда аны реновацияләү проектын эшли башладылар, быел ремонт эшләре тәмамланды.

Белешмә өчен:

2019 елдан республикада 4,3 млрд сумлык 29 балалар сәламәтләндерү лагеры ремонтланган һәм реконструкцияләнгән. Быел программага 1,3 млрд сум финанслау белән 15 лагерь кертелгән, 2022 елда әлеге программа буенча 10 лагерь ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International