«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе артистлары «Татарстан Республикасының беренчеләр хәрәкәте. Иҗат лабораториясе» төбәк бүлегенең җәйге форумында кунакта булдылар.
Проект кысаларында Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә Искәндәр Нуризянов һәм Денис Крутовских форумда катнашучылар белән эшләячәк. Балалар белән бергә иҗат итүнең нәтиҗәсе булып мини-спектакльләр торачак.
Искәндәр Нуризянов командасы пластик спектакль, ә Денис Крутовский командасы классик спектакль куячак. Арт-резиденция театры артисты Тимерхан Закиров аларның ярдәмчесе булачак.
«Без тамашачыларга «Сәмрух кош турында риваять» сөйлиячәкбез. Бу башлык, кошлар патшасы Сәмрухны эзләргә киткән 30 канатлы кошлар турында риваять. Бары тик барлык сынауларны җиңеп һәм бөтен дөньяви нәрсәләрдән чистарынып, тарих геройлары берләшеп торган халәттә генә алар мифик кош булып тора алуларын аңладылар», - дип сөйләде Искәндәр Нуризянов үз ниятенең концепциясе турында.
Һәр командада форумда катнашучы 80гә якын бала катнашачак. Мини-спектакльләрне 1 июльдә күрергә мөмкин булачак.
Бу вакыйгага театр артистлары Камилә Алескерова, Екатерина Жукова һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Айдар Сөләйманов үз өлешләрен кертәчәк. 27 һәм 28 июньдә алар театр сәнгате өлкәсендә мастер-класслар үткәрәчәкләр.
Искәртеп узабыз, «Беренчеләр форумы. Иҗат лабораториясе» сменасы 26 июньнән 2 июльгә кадәр Болгарда узачак.
Сменаның төп темасы Театр сәнгате һәм КВН булачак. Катнашучыларны Татарстан һәм Россия экспертлары белән иҗади очрашулар, лекцияләр, мастер-класслар һәм тренинглар, спорт-сәламәтләндерү һәм мәдәни-күңел ачу чаралары көтә.
Форумда бөтен Татарстаннан 12-17 яшьлек укучылар катнашачак.