«Игелекле эшләр төбәге» федераль конкурсына йомгак ясалды. Татарстан инде бишенче елда ук җиңүчеләр рәтенә керә һәм быел ирекле хәрәкәтне үстерүгә 8,5 млн сумга якын акча алачак.
«Без Татарстанда волонтерлык эшчәнлеге илдә иң яхшыларның берсе булуы белән горурланабыз. Моны безнең республика даими рәвештә җиңү яулаучы һәм федераль дәрәҗәдә өстәмә финанслау алучы «Игелекле эшләр төбәге» конкурсы да күрсәтә, Бу чаралар төбәктә волонтерлыкны үстерүгә ярдәм итәчәк һәм бу эшкә тагын да күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Акчалар 2024 елда Татарстан Республикасы территориясендә Иреклелекне үстерү комплекслы программасын гамәлгә ашыруга, шулай ук конкурсның Бөтенроссия этабы нәтиҗәләре буенча билгеләнгән җиңүче проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.
Конкурс регламенты буенча Республика ике блок буенча үз гаризасын яклады: «Инфраструктураны үстерү» һәм «Төбәк проектларына ярдәм итү».
Элегрәк Татарстан 2019, 2020, 2021 һәм 2022 елларда дүрт тапкыр «Игелекле эшләр төбәге» булды. Шуның аркасында иреклелек өлкәсендә иң яхшы төбәк практикаларын гамәлгә ашыруга 33 млн сумга якын акча җәлеп ителде.
Конкурсны оештыручылар булып «Мәгариф» милли проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында Россия балалар һәм яшьләрне гражданлык һәм патриотик тәрбияләү үзәге белән берлектә Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) тора.