Ачык һавадагы кино һәм җәмәгать остаханәләре, яшьләр хостелы: Казан яшьләре Яшьләр сараенда икенче тыңлауларда үз теләкләрен белдерде

2023 елның 1 июле, шимбә

Казанда Химиклар мәдәният йорты базасында булачак яшьләр сараен тутыру турында икенче җәмәгать тыңлаулары узды. Үз тәкъдимнәрен студентлар, иҗтимагый оешма активистлары, волонтерлык үзәге, иҗади яшьләр һәм җирле халык белдерде.

Яшьләр сараенда кофеханә, очрашулар өчен җәйге терраса, җиһазланган медиаүзәк, аерым кабинетлар, кечкенә конференц-зал, эш урыннары, тавыш яздыру студиясе, арт-остаханәләр, яшьләр хостелы, республиканың башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан, чараларга килүче төбәкләрдән килгән яшьләр өчен коворкинглар урнаштыру турында идеяләр яңгырады.

Моннан тыш, активистлар бинага керү алдындагы парковканы алып ташларга һәм территорияне төзекләндерергә, анда урам җиһазлары, яктырту, экран һәм мобиль сәхнә урнаштырырга тәкъдим иттеләр. Ул коворкинг, лекторий, амфитеатр буларак кулланылырга мөмкин. Шулай ук җәйге кафе барлыкка килергә мөмкин, анда җәйге мәктәп, кино караулар оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, быел ТР Яшьләр министрлыгы «Яшьләр өчен төбәк» федераль конкурсында җиңде, республика 188 млн сумнан артык акча алды.

Акчалар «Химиклар» мәдәният йортында ремонт эшләрен һәм патриотик тәрбия чараларын үткәрүгә, кадрлар белән эшләүгә һәм социаль челтәрләрдә яшьләр белән мәгълүмати эшләүгә, авыл җирлекләрендә яшьләрнең үз-үзләрен үстерә алулары өчен шартларга юнәлтеләчәк.

Искәртеп узабыз, беренче җәмәгать тыңлаулары 22 июнь ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков катнашында узды. Тагын бер җәмәгать фикер алышуы планлаштырыла, аннан соң концепция эшләп бетереләчәк һәм халыкка һәм яшьләргә тәкъдим ителәчәк.

Химиклар мәдәният йортының үз телеграм-каналы бар, анда барлык актуаль мәгълүмат урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International