Июль аенда Татарстанның җиде районында балалар һәм яшүсмерләр өчен түләүсез ишегалды лагерьлары эшләячәк

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

3 июльдә Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәттә һәм  Бөгелмә  районнарында  «Безне ишегалды уеннары» лагеры эшли башлаячак.   Шулай ук ул  Зәй һәм Лениногорскида үз эшен дәвам итәчәк.  Бу өй белән янәшәдәге ишегалдында урнашкан  һәм  балалар лагерьларына альтернатив булып тора. Һәр ишегалдында балалар белән бер куратор, ике әйдаманнан торган команда булачак. Әйдаманнар махсус укулар үткән 16-17 яшьлек яшүсмер һәм яшьләр. Программада уеннар, иҗади дәресләр һәм мастер-класслар  каралган.

3 июльдән 28 июльгә кадәр эш көннәрендә Яр Чаллыда, Бөгелмәдә һәм Әлмәт районында, 10-21 июльләрдә Яшел Үзәндә, 10-28 июльләрдә Түбән Камада балалар һәм яшүсмерләр өчен белем бирү һәм күңел ачу чаралары үтә:

● спорт уеннары: футбол, волейбол, пионербол, вышибал;

● хәрәкәтле уеннар һәм чемпионатлар: «Скакалка белән кармак», «Салки с мячом», «Санджо», «Диңгез дулкынлана бер», «Сикергечләр-чыпчыклар», «Кайнар бәрәңге» һәм башкалар;

●  флешмоб белән биюләр;

● асфальтта рәсем конкурслары;

● «Беренчеләр хәрәкәте»  эшчәнлеге белән интерактив форматта тагышу;

● иҗади уеннар һәм башваткыч-уеннар.

 Лениногорскида ишегалды лагеры июль ахырына кадәр, ә Зәйдә август ахырына кадәр эшләячәк.   

Һәр районда Хәрәкәт Көне үтә. Бу көннең  иң истәлекле вакыйгасы булып «Бер дулкында»  чарасы тора.  Чарада  командалар арасында «Иң шәп бию»,    «Иң шәп җыр»,  «Иң шәп фотосурәт»,  «Иң шәп шигырь»,  «Иң шәп әдәби әсәр» конкурслары  һәм  «Хәрәкәттә бул»  уеннары үтәчәк.  Шулай ук  Халыкара Шахмат көненә, Фотография көненә һ.б. багышланган интерактив чаралар планлаштырыла. 

Лагерь барышында Татарстан Республикасы Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы командасы профориентация юнәлешендә архитектура һәм урбанистикага багышланган уеннар  үткәрә.

● 7 июль – Лениногорски, Ленинград урамы, 51;

● 12 июль  – Яр Чаллы , 56/23 – Җиңүгә 40 ел урамы, 31;

● 17 июль – Зәй, Төзүчеләр урамы, 14;

● 18 июль – Бөгелмә, Тухачев урамы, 4а;

● 18 июль – Яшел Үзән, Төзүчеләр урамы, 44.

Белгечләр үз профессияләре турында  җентекләп сөйләячәкләр.  Шулай ук  уен формасында «Ни өчен ишегалларын яктырту кирәк?»,  «Юлларда ясалма калкулыкларның әһәмияте нәрсәдә?»,   «Вандализм нәрсә ул?»  кебек сораулар буенча фикер алышачаклар.

Ишегалды лагерьларына һәр районда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Аның өчен сылтама буенча теркәлергә һәм күрсәтелгән адресларның берсенә килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International