Азнакайда ремонттан соң «ТАУ» яшьләр үзәге ачылды

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Азнакайда капиталь  ремонттан соң  «ТАУ» яшьләр үзәге ачылды. Ремонт өчен 120 млн сумнан артык акча тотылды. Яшьләр үзәген ачу тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. 

 «Шунысы бик мөһим:  ремонттан соң үзәк 1,2 мең квадрат метрга киңәйде. Монда район яшьләр оешмалары өчен киңлекләр  ачылды: авыл, эшләүче  һәм студент яшьләр, яшь әниләр берләшмәсе, иҗади коллективлар, КВН хәрәкәте, һәм башка бик күпләр. Ремонт ел ярымга сузылды.  Ул җирле яшьләр   теләкләрен исәпкә алып үткрелде», - дип билгеләп үтте министр.

Яшьләр үзәгендә  ремонт  һәм  төрле форматтагы чаралар үткәреләчәк, балалар, яшьләр һәм өлкән буын өчен фильмнар карау оештырылачак  күптармаклы тамаша залында заманча җиһазлау үткәрелде.

Иң мөһим тармакларның берсе – тавыш яздыру студиясе. Моңа кадәр Азнакайда  яшьләр студияләре өчен мондый мөмкинлекләр юк иде әле. Инде яшьләрнең вокаль һәм инструменталь яшьләр группаларыннан аны файдалану өчен сораулар бар.

Медиаүзәктә социаль челтәрләр өчен контент төшерү, монтажлау, шулай ук яшьләр һәм яшьләрнең  журналистика берләшмәләре өчен уку курслары планлаштырыла. 

Яшьләр үзәгендә кафетерий барлыкка килде.  Аның эшен оештыру өчен, ул арендага шәхси эшмәкәргә бирелде. Кафе даими нигездә эшләячәк. Ассортиментта фастфуд, каыр ризыклары һәм кофе планлаштырыла.   

Кафе белән янәшәдә эшлекле очрашулар һәм тренинглар өчен  коворкинг урнашкан.

Шулай ук яшьләр үзәгендә тегү  һәм сәнгать остаханәләре барлыкка килде. Бүгенге көндә остаханәләр хатын-кызлар клубына арендага тапшырылды. Анда төрле юнәлешләрдә мастер-класслар, төрле яшьтәгеләр өчен онлайн һәм офлайн укулар  оештыру планлаштырыла.

Киберзалда киберспорт буенча турнирлар, шулай ук компьютер грамоталылыгы буенча белем бирү программалары, онлайн-курслары  үтәчәк.

Яшьләр үзәгендә киенү-чишенү бүлмәләре һәм душ бүлмәләре белән спортзал җиһаздандырылган. Анда модульле скалодром урнаштыру планлаштырыла. Зал балалар һәм өлкәннәр өчен акробатика һәм йога дәресләре үткәрү өчен арендага тапшырылды. 

2020 елдан Татарстан Республикасында яшьләр  үзәкләренә капиталь ремонт аларның материаль базаларын ныгыту программасы тормышка ашырыла. Аның кысаларында 1,076 млрд сумга 16 яшьләр үзәге ремонтланды.

2023 елда 6 муниципаль берәмлектә 6 яшьләр  үзәгенә 453 млн сумга  ремонт үткәрү планлаштырыла.  

В 2023 году включено проведение капитального ремонта в 6 молодежных центрах 6 муниципальных образований в общем объеме 453 млн рублей.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International