Июнь аенда лагерьларда Татарстаннан 100 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итте

2023 елның 7 июле, җомга

 

Июнь аенда балалар сәламәтләндерү оешмаларында 100 меңнән артык бала ял иткән, бу барлык җәйге планның 61% тәшкил итә. Бүгенге көндә барлык ял итү формаларының 180 оешмасы эшли, анда 21 979 бала ял итә. Шулай ук ата – аналары мобилизацияләнгән балаларның ялы оештырылган-47 лагерьда 301 бала ял итә. «Крылатый», «КАМАЗжилбыт» лагерьларында Лисичанск шәһәреннән 79 бала ял итә, июнь аенда аларның барысы 218 кеше исәпләнгән. Кара диңгез яр буенда Краснодар краенда һәм Кырым Республикасында 4 лагерьда 1 125 кеше ял итә.

Июнь аенда 4 палатка тибындагы лагерьда 934 кешене колачлаган «Патриот» республика үзәгенең 9 профильле хәрби-патриотик сменасы узды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 39 мәктәп яны көндезге лагерь һәм 18 хезмәт һәм ял лагере эшли, аларда 3000гә якын бала ял итә.

«Без балалар җәйге ял программасын тормышка ашыруны дәвам итәбез. Программаларның эчтәлегенә аерым игътибар бирәбез. Лагерьдагы бала ял итү генә түгел, ә күпкырлы үсеш алырга тиеш. Шуңа күрә сменага спорт ярышлары да, иҗади мастер-класслар да, тематик очрашулар һәм чаралар, экскурсияләр һәм саф һавада уеннар да кертелгән», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Министр ял итү учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итүгә аерым басым ясады. Алар барысы да шәхси предприятиеләр тарафыннан саклана. Лагерьларда куркынычсызлык паспортлары, эвакуация планнары бар, күнегүләр үткәрәләр, үткәрү режимы бар, «Куркынычлык төймәсе», видеокүзәтү бар.

Һәр лагерьда Бердәм гамәлләр көннәре үткәрелә. Балаларны яклау көненә, рус теле көненә, Россия көненә, Хәтер һәм кайгы көненә, шулай ук Яшьләр көненә багышланган тематик чаралар узды. 8 июльдә барлык лагерьларда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар узачак. Шул исәптән, Татарстан лагерьларында «Минем гаиләм – минем киләчәгем» котлау открыткалары конкурсы старт алды, аның нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дипломнар алачак.

Тәүлек әйләнәсе эшләүче 8(843)207 28 73 кайнар линия телефоны үз эшен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International