Дүшәмбе, 10 июль, 14.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгында Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узачак.
Исегезгә төшерәбез, халыкның тавыш бирүен, экспертлар һәм Иҗтимагый совет фикерләрен исәпкә алып, 2023 елга өстенлекле максатлар һәм бурычлар сайланды:
1. Яшьләрне эшкә урнаштыру системасын үстерү. 15 мең кешелек яшьләрне даими укудан һәм эштән буш вакытта вакытлыча, сезонлы һәм икенчел эш белән тәэмин итәргә;
2. Яшь гаиләләргә ярдәм. Субсидияләр, ташламалы ипотека, процентсыз рассрочка форматында дәүләт яшьләр торак программалары кысаларында үз торак шартларын яхшырткан яшь гаиләләр санын елына 1000дән 1500 яшь гаиләгә кадәр арттырырга;
3. Балалар һәм яшьләр өчен профессиональ һәм уңайлы психологик ярдәм формалаштыру өчен шартлар тудыру. Ким дигәндә 220 мең кешегә психологик ярдәм күрсәтергә;
4. Балалар һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүне үстерү. Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә 60 меңнән ким булмаган кешене колачлый торган «яшьләрне патриотик тәрбияләү» ведомствоара программаларын гамәлгә ашыру;
5. «Интернет» челтәрендә балалар һәм яшьләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау. 220 меңнән ким булмаган кешене колачлаган «Интернет» челтәрендә балалар һәм яшьләрнең куркынычсыз тәртибе культурасын һәм күнекмәләрен формалаштыру буенча чаралар комплексын эшләү һәм гамәлгә ашырырыга;
6. Балалар һәм яшьләрнең иҗади үз-үзләрен күрсәтә алу өчен шартлар тудыру. Иҗади юнәлештәге проектларда катнашкан Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләре вәкилләрен колачлауны 370 мең кешегә кадәр арттырырга;
7. Балалар һәм яшьләрнең практик күнекмәләрен камилләштерү. 5 меңнән ким булмаган балалар һәм яшьләр өчен бушлай психологик онлайн-тренинглар һәм программалар эшләү һәм кертергә;
Утырышта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм алдан теркәлгән республика гражданнары катнаша ала. Теркәлү өчен форманы сылтама буенча тутырырга кирәк.