«Сәләт» форумы экспертлары балалар белән һөнәр сайлау һәм эшкә урнашу буенча үзләренең киңәшләре белән уртаклаштылар

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә  Биләрдә   XII халыкара «Сәләт» яшьләр белем бирү форумының өченче сменасы үтә. —– КАРЬЕРА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ БИЛӘР ФОРУМ (Карьерные технологии / Career Technology).

Сменаның белем бирү сессияләре карьера технологияләре өлкәсендә алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнүгә багашланган. Аның нигезенә шәхси үсеш траекторияләре һәм һөнәри үсеш  нигезләре салынган.

Катнашучылар яңа һөнәри мөмкинлекләр турында беләләр.  Форумда балалар белән  Татарстанның һәм Россиянең  әйдәп баручы экспертлары  һәм бизнес-тренерлары үз белемнәрен бүлешәләр.     

Алар форумда үз тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм балаларга  тормышта үз  урыннарын табарга киңәшләрен бирделәр. 

 «Газпромбанк»ның  IT-подбор җитәкчесе Екатерина Старкова:

«Сәләт үзенең  масштабы,  көчле  энергетикасы һәм искиткеч  атмосферасы белән сокландыра. Барысы да грамоталы оештырылган, бөтен ваклыкларына кадәр уйланылган,  ә  булдыклы кураторлар, волонтерлар  һәрвакыт   янәшәдә һәм ярдәмгә  әзерләр.

Мин үткәрә торган мастер-класслар балаларга һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен арттыруга, теге яки бу эшчәнлек өлкәсендә аларның сәләтләрен ачыкларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.  Без бик күп мавыктыргыч кейслар үткәрәбез. Балалар зур кызыксыну белән сораулар бирәләр. Күренеп тора: балаларга  һөнәр сайлау темасы аеруча  кызыклы.    

Без алар белән киләчәк карьерага  ничек әзерләнергә  һәм  аның керем генә түгел, ә шатлык та китерерлек  итеп  ничек эшләргә кебек мәсьәләләрне тикшерәбез.

Бала үзенә һөнәр сайлагач, әти-әниләр аңа ярдәм итәргә һәм балада   үз-үзенә ышаныч  уятырга тиеш.  Баланың көчле сыйфатларын күрсәтеп, барысын да җиңеп чыгачагына басым ясау мөһим.

Уңышлы карьера булдыру өчен оешканлыкны үстерергә киңәш итәм. Бу сыйфат тиз арада карар   кабул итәргә ярдәм итә».

 «Selected» компаниясе менеджеры Арина Быкова:

«Мин балачакта  «Сәләт»кә биш ел рәттән бардым. Шул чордан соң  күп вакыттан соң монда әйләнеп кайту миңа бик рәхәт. Күп нәрсәләр үзгәргән,  яхшырган, ләкин атмосфера шул ук. 

Үземнең мастер-классымда мин карьерага беренче адымнарым турында уртаклаштым. 

Күпләр гомер буенча бер генә һөнәр сайларга кирәк дип уйлый. Чынлыкта бу дөрес түгел. Заман үзгәреп кенә тора. Аннан артта калмас өчен, дистә елларча бер үк эш белән шөгыльләнергә түгел, ә үз-үзеңне даими рәвештә үстерергә, яңаны өйрәнергә, эшчәнлек өлкәсен үзгәртеп торырга кирәк дип уйлыйм.

Киләчәк эшеңне табу өчен киңәшләр:

1.      Үз тәҗрибәң турында һәрвакыт дөресен генә сөйләргә. Җитәкче гаделлекне ярата, сезнең ялганны бик тиз аңлап ала.

2.      Үзгәрешләргә әзербулырга  һәм фикерләүнең сыгылмалылыгын үстерергә. Бу сезгә тиз арада яңаны өйрәнергә ярдәм итә.

3.     Инициатива күрсәтүдән һәм үзгәрешләр ясаудан курыкмаска.  Исеңдә тот, хаталар  ясау  - нормаль күренеш. 

4.      Тыңларга.  Актив тыңлау  эшеңдә генә түгел, ә тормышта да ярдәм итә.

5.    Күнекмәләрне ныгытырга. Үзеңә нәрсә канәгатьлек китерә, шуның белән шөгыльлән.   

Гаилә психологы, психологларның халыкара ассоциациясе әгъзасы  Елена Румянцева:

«Мин Сәләт форумында беренче тапкыр катнашам, бик сокландым. Бу гади лагерь гына түгел, ә  үзенең мәдәнияте һәм традицияләре булган, балаларга үзләрен ачарга ярдәм итүче чын профессионаллары булган тулы бер берләшмә.  

Минем мастер-класслар үз-үзең белән идарә итү күнекмәләренә багышланган. Практик дәресләрдә без балалар белән үз хисләрең белән идарә итәргә, үз дәрәҗәңне белергә өйрәнәбез.

Хәзерге заманда аралаша белү  бик мөһим һәм бәһале күнекмә.  Теләсә нинди  корпоратив мохит ул -   иң беренче чиратта кешеләр. Алар белән аралаша белү, командада эшләргә өйрәнү,  үзеңне генә түгел, башкаларны да ишетә  белү бик мөһим.

Истә тотарга кирәк  - һөнәр сайлау – җитди адым, ләкин аның гомер буена берәү генә булуы мәҗбүри түгел. Вакыт үтү белән тормыш шартлары, мавыгулар үзгәрергә мөмкин».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International