Татарстанның төзелеш проектларында бөтен Россиядән 700 студент эшли башлады.

2023 елның 14 июле, җомга

Бүген  «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә студентлар отрядларының ике төбәкара хезмәт проектын -  «Алабуга» студентлар төзелешен һәм   «Алабуга - композит» хезмәт проектын ачу тантанасы үтте. Анда Россиянең 21 төбәгеннән 700дән артык яшь кеше катнашты.

Төбәкара студентлар төзелеше Татарстанда инде ике ел рәттән үтә. Быел проектта эшләү өчен Татарстан, Башкортстан, Мордавия, Мәскәү, Самара, Төмән, Пенза, Ульяновски, Саратов һәм Новосибирск өлкәләреннән 16 төзелеш отрядлары составында 200 студент килде.

«Минем уйлавымча бу бик зур бәхет, чөнки  студент чакта ук сезнең сәяхәт итү мөмкинлеге, бөтен ил күләмендә яңа дуслар табу һәм Россиянең әйдәп баручы предприятиеләрендә эшләү мөмкинлеге бар.  Сез төрлеләр, ләкин сезне хезмәткә мәхәббәт берләштерә. Бөтен кеше дә мондый «Алабуга» кебек урында була алмый, ә сез үз кулларыгыз белән монда киләчәкне төзисез – бу бик кыйммәт», - дип Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары  Софья Мостафина студентларга үзенең фатихасын бирде.

Шулай ук Татарстаннан, Пермь өлкәсеннән, Чувашстаннан, якутиядән, Марий Элдан, Хабаровск, Красноярск, Байкал аръягы өлкәләреннән, Самара, Архангельск, Новгород, Төмән, Ульяновск, Ростов, Оренбург һәм Новосибирск өлкәләреннән 500 студент «Алабуга - Композит»   хезмәт   проекты   составында җитештерү операторы сыйфатында эшкә урнаштырылды.

 «Быел без икътисадый зона территориясендә  ике хезмәт проектын эшләтеп җибәрәбез.  Бүгенге көнгә инде 700 кеше  төзелештә генә түгел,  композитлар производствосында да эшне башладылар.  Бу җиңел мәсьәлә түгел, ләкин сездәй ярдәмчеләр  булганда без бу эшне бик яхшы башкарып чыгарбыз», –  дип сәламләү сүзе белән «Алабуга Девелопмент»ы  генераль директоры Сергей Бочихин   чыкты.

 Студентлар өчен мондый проектлар  беренче хезмәт тәҗрибәсе һәм лаеклы хезмәт хакы алу гына түгел, ә җәйне фикердәшләр компаниясендә уздыру һәм практиканы чын хезмәт эшчәнлеге белән үтү дә.   Хезмәт эшчәнлегеннән тыш, проектта күптөрле иҗади,  спорт һәм интеллектуаль чаралар да үтәчәк.

 « Без монда менә икенче ел инде бөтен илдән  студентларны җыябыз.  Монда иң теләгән, кыю җитештерү  идеяләрен  гамәлгә ашырырга  мөмкин. Россиядә генә  түгел, хәзер бөтен ил күләмендә «Алабуга» икътисадый зонасын беләләр. Шуңа күрә әйдәгез тырышыгыз, үзегезнең компетенцияләрегезне күтәрегез, яңа дуслар табыгыз. Бу җәй сезнең өчен зур яхшы эшләр өчен мөмкинлек бирә.  Сез киләчәктә аның белән горурланырсыз әле», – дип билгеләде «Татарстан Республикасы  Сәүдә-сәнәгать  палатасы»  союзы рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев.

Белешмә:

 «Алабуга» икътисадый зонасы белән хезмәттәшлек  2022 елда башланды.   Россиянең  10 төбәгеннән  18 студентларның төзелеш отрядыннан 200гә якын  студент өченче хезмәт семестрын  «Алабуга»  «Синергия»  индустриаль технологик паркы студентлар төзелешендә үтте.  Өч объектта яшьләр штукатур-маляр һәм электромонтаж эшләрендә,   җылылык  белән тәэмин итү һәм вентиляция, су кертү һәм су чыгару кебек эшләрдә хезмәт куйдылар.

2022 елның көзендә Алабуга сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона  һәм Россия Студентлар отрядлары яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Килешү кысаларында 2022 елның көзге этабында һәм 2023 елның язгы этабында хезмәт эшчәнлегенә  әзерлек сыйфатында 1000гә якын студент электромонтер, электромонтажчы, ташчы, бетончы, буяучы, эретеп ябыштыручы, приборчы, ЭВМ операторы һ.б. белгечлекләр буенча бушлай һөнәри белем алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International