Татарстан балалар ялы оешмаларында капиталь булмаган төзелеш объектларын төзүгә төбәкләргә субсидияләр бирү буенча федераль конкурста җиңүчеләр рәтенә керде. Республика Тәтеш районының «Чайка» лагеренда ике корпус төзү өчен 36 млн сумнан артык акча алачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
«Балалар ялын оештыру-безнең төп өстенлегебез. Татарстанда Россиядә иң яхшы инфраструктураларның берсе булдырылган һәм без федераль коллегаларыбызга алар безгә ял итү системасын алга таба үстерүдә ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтле. Конкурска 27 гариза бирелгән, 16 төбәк җиңүче булган. Җиңүчеләр арасында безнең республика да бар. Шуны билгеләп үтәсем килә, «Җәй» лагерьларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү республика программасы кысаларында «Чайка» лагерына республика бюджетыннан 50 млн сум акча бүлеп бирелгән инде. Алынган акчалар сыйфатлырак дәрәҗәдә ял итү шартларын булдырырга ярдәм итәр дип ышанам», – диде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Лагерь ел әйләнәсе эшли һәм сменасына 90 балага кадәр кабул итә ала. 100 урынга яңа ашханә төзелә.
«Чайка» лагеры программасы төрле чаралар һәм кызыклы очрашулар белән тулы. Кинофильмнар күрсәтү, авылда урнашкан музейга поход, табигатькә походлар һәм экскурсияләр, спорт уеннары һәм эстафеталар, спорт балыкчылыгы үткәрелә.