Татарстаннан 50 яшь гаилә эшмәкәрлек нигезләре буенча белем алды

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Балык Бистәсендә бөтен Татарстаннан 50 яшь гаилә «Гаилә тарифы» проекты кысаларында эшмәкәрлек нигезләре һәм финанс грамоталылыгы буенча белем алды. Проект яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте муниципаль автоном һәм бюджет учреждениеләренә ТР Яшьләр министрлыгы грант акчалары хисабына гамәлгә ашырыла.

Катнашучыларга авылда бизнес өчен урыннар эзләү, идарәче исәп-хисапны дөрес алып бару һәм республикада яшьләр эшмәкәрлегенә ярдәм итү чаралары турында сөйләделәр. Чарада ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм район башлыгы Радик Исламов катнашты. Спикерлар булып аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Диләрә Шувалова, салым консультанты һәм профессиональ бухгалтер Миләүшә Шеремук һәм башкалар тора.

«Авылда яшьләр эшмәкәрлеге-безнең игътибар кырында булган перспективалы юнәлеш. Бүгенге көндә үк Татарстанда төрле юнәлешләрдә гамәлгә ашырылган стартапларның күп мисаллары бар, алар аерым яшь эшмәкәрләрнең дә, аларны гамәлгә ашыруда катнашкан авылдашларның да гомерлек эше булып тора. Без Министрлык буларак 2 ел рәттән физик затлар арасында республика грантлар конкурсы кысаларында үзмәшгуль яшьләргә ярдәм итә алабыз. Шулай ук яшьләр сәясәте учреждениеләренә локаль һәм республика укыту мәктәпләрен, тренинглар һәм яшьләр өчен курслар оештыру һәм үткәрү өлешендә гранат ярдәме күрсәтелә», - дип билгеләп үтте министр. 

Ринат Садыйков ассызыклаганча, моннан тыш, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегалары белән бергә ведомство «Авыл яшьләре» программасын яңарта. Программа районнарда бизнесны үстерергә теләгән яшьләр өчен җитди ярдәм чарасы булырга тиеш.

Яшьләр кунаклар белән аралашу барышында яшьләр өчен торак, салым түләүдә мөмкин булган йомшартулар яки башлангыч эшмәкәрләр өчен электр энергиясе бәясе мәсьәләләре дә күтәрелде.

Көз көне үк «Гаилә тарифы» проекты Балык Бистәсе районы авыллары буйлап сәяхәтен дәвам итәчәк. Яшь гаиләләр белән тагын алты шундый очрашу үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International