Татарстанлыларны авылда яшьләр эшкуарлыгы акселераторында катнашырга чакыралар

2023 елның 21 июле, җомга

Казанда 23-24 июльдә авылда яшьләр эшкуарлыгы акселераторы узачак. Яшьләргә бизнес-идеяне үстерү мөмкинлекләре һәм проектны гамәлгә ашыру өчен өстәмә ресурслар җәлеп итү турында сөйләячәкләр. Баш спикер булып сертификатланган бизнес-тренер, БДБ илләре өчен «Бизнес акселерациясе» программасы авторы Наталья Никитина торачак. Ул бизнес һәм хакимиятнең үзара бәйләнеше турында сөйләячәк, шулай ук аның белән бергә акселератор әгъзалары үз үсеш картасын эшләячәк.

Көндезге укудан соң тагын онлайн курс, Татарстан районнарында зона семинар-киңәшмәләре планлаштырылган. Йомгаклау чарасы Яшь эшмәкәрләр катнашында Open-space market узачак.

«Яшьләрнең үз ватанында калуы һәм үсүе өчен шартлар тудыру мөһим. Алар өчен шундый мөмкинлекләрнең берсе – авыл эшкуарлыгын үстерү. Без аграр яшьләр берләшмәсе белән бергә яшь эшмәкәрләргә һәм бу юнәлештә эшләүчеләргә ярдәм итәбез һәм аларны озата барабыз. Шуңа күрә мондый укыту программаларына тагын да күбрәк игътибар бирәбез», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Әгәр дә сез эшкуар булсагыз яки үз төбәгегездә эшкуарлыкны үстерү өчен җаваплы булсагыз, гаризаны 21 июльгә кадәр сайтта калдырыгыз.

Акселераторны Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе оештыра. Проект яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Исегезгә төшерәбез, быел ТР Яшьләр министрлыгы ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегалары белән берлектә «Авыл яшьләре» республика программасын яңадан башлап җибәрә. Программа районнарда эшкуарлыкны үстерергә теләгән яшьләр өчен җитди ярдәм чарасы булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International