Казан шәһәренең яшьләр (яшүсмерләр) клубларының иң зур челтәре һәм балалар һәм яшьләр эшләре комитеты Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру проектын башлап җибәрә. Эшкә барлыгы 100 кеше урнаштырылачак. Яшьләр тулы бер айга-августка рәсми рәвештә эшкә урнаша алачак.
Алар социаль челтәрләр, фото һәм видеоконтент белән эшләү, полиграфия продукциясе идеясен эшләү, планлаштыру, чаралар оештыру һәм план төзү белән шөгыльләнәчәк.
Гаризаны 27 июльгә кадәр сылтама буенча бирергә мөмкин.
Гаризалар 27-30 июльдә эшкәртеләчәк, ә 31 нче көнне документлар рәсмиләштереләчәк һәм ата-аналар белән гомуми җыелыш үткәреләчәк.