«Геройлар вакыты» хәрби-спорт сменасында катнашучыларга Донбасс турында фильм күрсәттеләр

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

«RT.Док: геройлар вакыты» беренче халыкара документаль кино фестивале кысаларында Донбасс турында фильм («Мин сугышка киттем») геройларының берсе Анна Ильясова (Белка) республика лагерь хәрби-спорт сменасында катнашучылар белән очрашты. Фильмны караганнан соң катнашучылар герой белән аралашырга һәм кызыклы сораулар бирергә мөмкинлек алдылар. Бу хакта үзенең Telegram-каналында RT баш мөхәррире Маргарита Симоньян хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, «Геройлар вакыты» хәрби-спорт сменасы «Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү республика үзәге базасында 19-8 август көннәрендә «Яшьләрне хәрби-спорт әзерлеген һәм патриотик тәрбияләүне үстерү үзәге» автоном коммерцияле булмаган өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уза. Анда республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 300 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International