Биләрдә форумның бишенче сменасы – мәгълүмәти технологияләр Биләр форумы (Мәгълүмати технологияләр / Information Technologies) старт алды. Быел ул Татарстан һәм Башкортостан муниципаль районнарыннан 980 катнашучыны берләштерде.
Сменаның беренче көнендә территориядә генә түгел, ә ачылышта да чын мәгънәсендә эссе булды. Көндез Биләр җирендә һава температурасы +33 градуска җиткән булса, кичен сәхнәдә катнашучыларның энергиясеннән эссе иде. Кичке чара кысаларында аланлар бер-берсе белән таныштылар. Сүз уңаеннан, презентацияләр вакытында бүген зур популярлык алган нейросетьләр кулланылды.
Форумның бишенче сменасы мәгълүмати технологияләргә багышланган. Белем бирү программасы үз эченә форумның төп юнәлешләрен ачучы профильле остаханәләрне һәм белем бирү мәйданчыкларын ала: IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнес, digital-һөнәрләр. Мәсәлән, балалар интерфейслар дизайны һәм проектлау, бизнес өчен командалар төзү, нейросетьләр, блокчейн, программист фикерләве, soft һәм self skills аермалары, зумерлар өчен өйрәнү һ. б. турында беләчәкләр.
Дискуссия мәйданчыклары сменада катнашучыларны кызыклы цифрлы дөньяга гына түгел, ә бизнес-мохиткә дә чумдыра.
Балалар өчен белем бирү сессияләрен Skypro продукты буенча директор Александра Перфилова, бренд-архитектор, CEO һәм «Адекват кешеләр» брендинг-студиясенең иҗади җитәкчесе Владислав Рудовский, «Нетология» белем бирү продукты буенча директор Владга Лаврентьева, «РТСИМ» ҖЧҖ проектлары җитәкчесе Марат Шәяхмәтов, Яндекс.Дәреслек методик командасы җитәкчесе Роман Левин, UDS продукциясе буенча директор Сергей Костюжов, Kazan express Ex-HR-менеджеры Чулпан Хәйруллина, artect agency digital-агентлыгы җитәкчесе Сергей Черкасов, IT-паркның инновацияләр һәм корпоратив үсеш буенча директор урынбасары Рөстәм Юнысов, КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты (ИТИС) директоры Михаил Абрамский үткәрәчәкләр.
Шулай ук смена кысаларында «Папины дочки» сериалында Женя Васнецова роле белән танылган Россия театр һәм кино актрисасы Дарья Мельникова белән иҗади очрашу узачак.
Смена вакытында «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе чыгарылачак. Трансляцияләр Сәләт ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында 1 һәм 2 августта 18.30 сәгатьтә узачак.
Исегезгә төшерәбез, «Сәләт» форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уза.