Татарстанның яшь белгечләрен «Яшьләр вакыты» бөтенроссия премиясенә чакыралар

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Бөтенроссия Яшьләр казанышлары премиясе яшьләр сәясәте өлкәсендә төрле оешмаларны, өлкә лидерларын, хезмәткәрләрне, җитәкчеләрне һәм командаларны, коммерцияле оешмаларны, яшьләр ММЧларын, яшьләргә юнәлдерелгән эшчәнлекләре булган блогерларны бүләкләү өчен булдырылган. Премиядә катнашу өчен кандидатларны Росмолодежь тәкъдим итә, ә җиңүчеләр халык тавыш бирү юлы белән билгеләнә.

«Яшьләр барлык өлкәләр үсешенең төп этәргеч көче булды һәм булып кала. Федераль дәрәҗәдә, гомумән, республикада үсеп килүче буынга аерым игътибар бирелә. «Яшьләр вакыты» премиясе федераль дәрәҗәдә урында эшләүчеләрне билгеләп үтәргә һәм яшьләрнең үз-үзләре турында белдерә алулары өчен мөмкинлекләр тудырырга мөмкинлек бирә. Республика вәкилләре күп мәртәбә төрле номинацияләрдә җиңүче булдылар һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук безнең яшьләр киңлекләре һәм чаралары илнең төрле төбәкләреннән килгән коллегаларның да, яшьләрнең дә игътибарын җәлеп итә», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Катнашуга хакимият органнары хезмәткәрләре, яшьләр берләшмәләре лидерлары, коммерцияле булмаган һәм коммерцияле компанияләр чакырыла.

Җиңүчеләр һәм призерлар алты гомуми номинациядә билгеләнәчәк, алар арасында:

- «Яшьләр дусты» (яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашкан коммерцияле компанияләр өчен);

- «Яшьләр урыны» (яшьләр өчен иң яхшы урыннар);

- «Яшьләр тавышы» (иң яхшы яшьләр матбугаты, блогерлар);

- «Ел вакыйгасы» (яшьләрне берләштерүче иң якты һәм истә калырлык бөтенроссия чаралары өчен),

- «Россия дусты» (чит илләрдәге 35 яшькә кадәрге Россия ватандашларының Яшьләр берләшмәләре лидерлары өчен)

- «Дәүләт старты» (федераль башкарма хакимият органнарының яшьләр советлары, дәүләт һәм муниципаль хезмәт имиджын күтәрүгә ярдәм итүче, шулай ук яшьләр проектларын озата бару белән шөгыльләнүче яшь хезмәткәрләрнең төбәк һәм муниципаль командалары әгъзалары өчен).

Шулай ук махсус номинация бар – «Россиянең Яшьләр башкаласы» (гаризалар 31 августка кадәр кабул ителә).

Премиянең мөһим өлеше булып яшьләр белән эшләүче белгечләр өчен Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы булачак (15 августка кадәр гаризалар кабул итү). Анда шәхси номинацияләр (яшьләр сәясәте белән идарә итү, яшьләр белән эшләү технологияләре, яшьләр сәясәте һәм тәрбия эше, компанияләрдә һәм ведомстволарда талантлар белән идарә итү һәм потенциалны ачу), шулай ук команда номинацияләре (яшьләр үзәге командасы һәм муниципалитет командасы) каралган.

Катнашу өчен гаризаны конкурс сайтында калдырырга мөмкин. 2023 елның 19 ноябренә кадәр Росмолодежь кандидатлар тәкъдим итәчәк, 20-24 ноябрьдә тавыш бирүгә рөхсәт ителгән кандидатлар исемлеге Росмолодежьның рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә, премия сайтында һәм Росмолодежьның башка рәсми ресурсларында басылып чыгачак.

27 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр халык тавыш бирү үткәреләчәк, 17-25 декабрьдә җиңүчеләр бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International