RE’ACTOR резиденты, җырчы Дышать татар хип-хопын сирәк очрый торган музыка коралына яздырган

2023 елның 1 августы, сишәмбе

RE’ACTOR резиденты, Дышать исемле башкаручы татар телендә «Шулай» җырына яңа клип чыгарды. Хип-хоп стилендәге трек сирәк очрый торган көнчыгыш инструменты – саз көйләре нигезендә яздырылган.

«Шулай» - йөрәк чакыруына буйсынырга чакыру. Без татар колоритын драйв һәм хип-хоп энергиясе белән бәйләдек. Саз тавышлары үзенчәлекле атмосфера өстәде. Бу инструментны бездә табуы кыен, шуңа күрә без көйне Әзербайҗан башкаласында, Бакуда яздыра башладык, ә җырны Татарстанда тәмамладык. Музыка гына түгел, башкару да күпмилләтле булды. «Шулай» татар, рус һәм Азәрбайҗан тавышлары белән яңгырый, дип сөйләде башкаручы.

Хип-хоп башкаручыларның массакүләм биюе клипка динамика өсти, ә музыкасы куе бас һәм җырчының үзенчәлекле тавышы аркасында тирәнлек белән аерылып тора, дип билгеләп үтә клипны төзүчеләр.  

Клип RE’ACTOR Арт-резиденциясе ярдәме белән эшләнгән. Арт-резиденция 2021 елдан Татарстанда креатив индустрияләр үсешенә ярдәм итә.

Клип ВКонтакте, Телеграм, YouTube мәйданчыкларында тәкъдим ителгән.

«Шулай» трегы Яндекс.Музыка, ВК музыка музыкаль платформаларында бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International