ТР Яшьләр эшләре министрлыгы Бердәм Россия Яшь гвардиясе активистлары үткәргән рейдларга йомгак ясады.
Активистлар 330 ноктада витриналарда вейплар урнаштыруны һәм күрсәтүне, 8 яшькә кадәрге затларга вейплар сатуны, плакатлар урнаштыруны һәм вейпларны рекламалауны, шулай ук вейплар һәм аларның өлешләре белән интернет-сәүдә итүне тикшергәннәр. Яшь волонтерларның максаты – балаларга вейплар, электронкалар, кайларда сатылуны һәм алар хакында балигъ булмаганнарга алар хакында консультацияләр бирү урыннарын белү.
«Тәмәке тартуның зыяны турында балаларга башлангыч классларда ук сөйләргә кирәк. Бу яшьтә сөйләнгән лекция, беседа, кинофильмнар бала күңеленә тирән уелып кала һәм аңа карата тискәре мөнәсәбәт туа. Бу эшкә әти-әниләрне һәм иҗтимагый оешмаларны да тартырга кирәк», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мустафина.
Аның сүзләренә караганда, беренче яртыеллыкта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча органнары һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре тарафыннан никотинга бәйлелекне профилактикалау, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру кысаларында 401 чара уздырылган, ул Бөтендөнья тәмәкесез көненә, шулай ук Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган, 45 муниципаль районда 53 261 кешене колачлый.
1 июньнән гамәлгә кергән яңа кагыйдәләр буенча, кибетләрдә һәм павильоннарда гына ваклап сату рөхсәт ителә, ритейлның сәүдә объектларында җайланмалар урнаштыру таләп ителә.
Яшь гвардиячеләр рейд нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
«Июнь һәм июль айларында без тикшерүләр үткәрдек. Без тикшергән 330 сәүдә ноктасының 186сында, ягъни 54% ында бу таләпләрнең үтәлмәвен ачыкладык. Мониторинг республиканың барлык муниципалитетларында да үтте. Таләпләрнең үтәлмәве күбрәк Казан шәһәрендә күзәтелде, чөнки мондый сәүдә нокталары бик күп», – диде «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» россиякүләм иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.
Үз докладыннан соң, Руслан Шиһабетдинов Роспотребнадзорның ТР буенча идарә җитәкчесе Марина Патяшинага хокук бозычылар исемлеге күрсәтелгән документны тапшырды. Ул, үз чиратында, ведомствоның законга өстәмәләр кертүне уңай бәяләде, чөнки тәмәке тарту, вейплар, кальяннар сәламәтлек өчен бик зарарлы.
2022 һәм 2023 елларда ведомствога гражданнардан тәмәкегә каршы законны бозуга 425 язма мөрәҗәгать килгән. Татарстанлылар нигездә белем бирү учреждениеләре янында тәмәке һәм никотинлы продукция сатуга һәм продукцияне ачыктан-ачык урнаштыруга зарландылар.
Фикер алышулар ахырында яклар алга таба хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.