Алушта(Кырым) шәһәренең «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагеренда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре унөч герой-пионер тарихын яңартканнар.
Кайчандыр пионерлар аллеясы лагерь территориясен бизәгән һәм кунакларга Ватанны коткаруга үз гомерләрен биргән яшь патриотларның батырлыгын искә төшергән. Ләкин вакыт узу белән бюстлар тузан һәм чүп белән капланган.
«Без үтеп китә алмадык. Балалар аллеяны тәртипкә китерергә, бюстларны пычрактан чистартырга теләк белдерделәр»,-дип сөйләде «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
Эшләр тәмамлангач, балалар лагерьга кайтырга ашыкмыйлар. Алар яшь партизаннар тарихы белән бик кызыксыналар. Кайчандыр аларның яшьтәшләренең Советлар Союзы Герое исемен һәм беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденын алганнарын беләләр, бер-берсенә аларның биографияләрен сөйлиләр.
Пионерларның батырлыгына рәхмәт йөзеннән йолдызлылар «Журавли» җырын башкардылар.
«Безнең балалар чын тарихны белергә тиеш, шуңа күрә аны беркем дә боза алмый. Чөнки алар бу белемнәрне башка буыннарга тапшырачаклар. Хәтерләре булмаган ил онытылуга дучар ителә. Балалар бюстларны юып кына калмады. Алар безнең тарихыбызны юдылар. Ватанпәрвәрлек, вөҗдан һәм намус турында ишетеп кенә белмәгән пионерлар булган. Башка илләрдә үсеп килүче буыннарда бормаланган кыйммәтләр үстерәләр, алардан кулланучылар ясыйлар, безнең балалар чын геройлар батырлыгы белән тәрбияләнәләр», — дип ышана Дмитрий Туманов.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыручылар балаларны патриотик тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Тәрбияләнүчеләрнең аңлы булуы-фестиваль хәрәкәтенең төп горурлыгы.
Исегезгә төшерәбез, традицион җәйге иҗади смена ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уза. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.