Бүгенге көндә республикада яшьләр (яшүсмерләр) клубларын реновацияләү 77% ка эшләнелгән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте. Быел биш яшүсмерләр клубына капиталь ремонт ясау өчен 128 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Ринат Садыйков сүзләренчә, бүген яшүсмерләр клубларына үсеп килүче буынны ял итү өчен уңайлы шартлар белән тәэмин итү өчен аерым игътибар кирәк. «Бу яшьләр өчен, аларның мәнфәгатьләрен тормышка ашыру, иҗади камилләштерү һәм интеллектуаль сәләтләрне үстерү буенча мөһим мәйданчык. Монда һәр яшүсмер үз күңеленә хуш килгән шөгыль сайлый һәм профессиональ педагоглар белән бушлай шөгыльләнә ала. Бүгенге көндә республиканың 29 шәһәрендә һәм районында 227 клуб эшли», – дип ассызыклады министр.
Татарстанның Ютазы районы Урысу шәһәр тибындагы поселогында капиталь ремонттан соң «Атлант» яшьләр (яшүсмерләр) клубы ачылды. Искәртеп узабыз, муниципаль районда бу беренче яшүсмерләр клубы. 300 квадрат метр мәйданлы бинада күп функцияле һәм кибер заллар, психологик ярдәм кабинеты, җирле яшьләр берләшмәләре өчен аерым биналар һәм башка күп нәрсәләр барлыкка килде.
Якын арада Норлат, Әлки районнарында да шундый ук урыннар барлыкка киләчәк, шулай ук Әлмәт һәм Яр Чаллы клубларында заманча ремонт һәм җиһазландыру гамәлгә ашырылачак.
Мәсәлән, Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан Әлмәт районының «Родничок» яшьләр (яшүсмерләр) клубында яңартылган спорт һәм тренажер заллары барлыкка киләчәк, алар күп функцияле җиһазлар белән җиһазландырылачак, бу тәрбияләнүчеләрнең югары спорт нәтиҗәләренә ирешү өчен мөмкинлек бирәчәк.
Чаллыда яшүсмерләр клубында аш-су, тегү остаханәләре, үз душ һәм киенү бүлмәләре белән спорт залы, театр залы, музыка студиясе һәм арт-пространстволар барлыкка киләчәк.
Министр искәрткәнчә, яшүсмерләр клубларының матди базасын капиталь ремонтлау һәм ныгыту программасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән 2015 елдан гамәлгә ашырыла, һәм бу чорда инде 168 клуб ремонтланган.