Биләрдә – Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии / Information Technologies) форумның бишенче сменасы тәмамланды Анда Татарстаннан, Башкортстаннан, Чуашстаннан һәм Самара өлкәсеннән меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашты.
Катнашучылар өчен белем бирү, мәдәни һәм спорт программалары әзерләнде. Белем бирү программасы балаларга IT-сфераның төрле юнәлештә булуын һәм тирәнлеген аңларга ярдәм итте. Мәсәлән, катнашучылар IT белән бәйле мәгълүматларны, IT-трендларны, IT һәм бизнес белән бәйле мәгълүматларны өйрәнделәр.
Форум мәйданчыкларында һәр катнашучы компьютерларны җыюдан башлап нейрочелтәрләргә кадәр белем алу мөмкинлеге ала. Профиль остаханәләр һәм белем бирү сессияләрен Россия компаниеләренең 50 эксперты алып барды.
«Бу форумда барысы да IT-технологияләр белән бәйле. Хәтта кичке чараларны да без ясалма интеллект һәм нейрочелтәрләр мөмкинлекләрен файдаланып үткәрдек», – дип сөйләде сменаның арт-директоры Туран Гатауллин.
Сменада катнашучы «Сәләт-Галәм» аланыннан Аслан Миргаязов форум турында үз тәэсирләре белән уртаклашты:
«Миңа IT-юнәлеш бик ошый, ләкин ул бераз катлаулырак. Киләчәктә программист булырга теләгәннәр монда бу һөнәргә өйрәнә алалар. Форумда мин яңа дуслар таптым. Монда бик кызыклы дәресләр һәм кичке чаралар үтә. «Сәләт» мине төрле яктан үстерә».
Форумда традиция буенча татар теле һәм тарихка багышланган юнәлеш зур әһәмияткә ия. Анда балалар Биләр тарихы белән танышалар, телне төрле яклап тирәнтен өйрәнәләр. Монда барлык мәдәни чаралар, белем бирү программалары татар телендә үтә. Форумда «Сәләт дулкынында» радиосы эшләп тора. Территориянең бизәлеше, мәгълүмати стендлар шулай ук татар телендә эшләнгән.
Бишенче сменада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та булып китте.
«Сәләт» хәрәкәте Татарстан яшьләр сәясәтендә әһәмиятле урын алып тора. Монда балалар татар теленә өйрәнәләр, төрле чараларда катнашалар. «Сәләт» нең үз мәдәнияте бар, анда катнашучылар шул мохиттә яшиләр. Форумда катнашучыларның һәрвакыт үсештә булуларын, даими укуларын һәм төрле конкурсларда катнашуларын телим», – дип билгеләде ул.
Смена кысаларында Россиянең театр һәм кино актрисасы, «Папины дочки» сериалында Женя Васнеова роле буенча безгә таныш Дарья Мельникова белән иҗади очрашу булды. Актриса да форумда катнашучыларга уңышлар теләде, үзенең киңәшләрен бирде.
Белем бирү программаларыннан тыш, катнашучылар үзләрен спорт ярышларында да сынадылар. Бигрәк тә, шахмат, өстәл теннисы, футбол, стритбол, футбол дартс, волейбол, флорбол ярышларында актив катнаштылар.
Алда йомгаклау сменасы - Алдынгылар Биләр Форум. Ул 8-12 августларда үтә.
Халыкара «Сәләт» форумы Татарстан Республикасы хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үтә.