Татарстаннан рәссам-граффичы Роман Фадеевның «Через тернии к звездам» эше Идел буе федераль округының «ФормАрт» стрит-арт фестивалендә иң яхшылар рәтенә керде. Хәзер финал этабы узачак, анда халык тавыш бирү ярдәмендә иң яхшыларны билгеләячәкләр. Теләге булган һәркем 17 августка кадәр бушлай 8 (800) 301-50-23 номеры буенча үз тавышын бирә ала. Тон режимында катнашучының индивидуаль номерын 1дән 14кә кадәр күрсәтергә кирәк. Тавышны бер генә тапкыр бирергә мөмкин. Татарстан рәссамының эшенә дүрт номер бирелгән. Барлык катнашучыларның эшләре белән https://formartpfo.ru сайтында танышырга мөмкин.
«Урам сәнгате, бигрәк тә, яшьләр өчен үз – үзеңне белдерүнең иң якты һәм күрсәткеч ысулларының берсе. Шуңа күрә без «ФормАрт» фестиваленнән читтә кала алмыйбыз. Татарстан ел саен проектта катнаша. 2020 һәм 2021 елларда җиңүчеләрнең эскизлары Казан шәһәрендәге, 2022 елда Зеленодольск шәһәрендәге торак йортларга төшерелгән. 2023 елда эскиз ясау өчен объект итеп Чаллы шәһәренең 56нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе сайланды. Бу эш фестивальнең төп темасы – Мәгариф һәм остазлык эшчәнлегенең абруен күтәрү мөһимлеген ассызыклый», – дип уртаклашты ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Чаллы шәһәренең 56нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе физика – астрономия фәннәрен тирәнтен өйрәнүгә багышланган. Граффити элементлары кызыклы фәннәр законнарын ассызыклап кына калмый, ә тамашачының игътибарын 2023 елгы фестивальнең төп темасына юнәлтә - белем көче бердәм бренды астында белем бирү һәм остазлык эшчәнлегенең абруен күтәрү. Беренче мурал егетнең китаплар аша белем алуы турында сөйли. Икенче мурал китапта сакланган йолалар пәрдәсен ачкан төсле. Шулай итеп, китап, үзендә белем саклап, яшь буынның төрле еллар һәм хәтта гасырлар остазлары белән аралашу чарасы булып тора.
Стрит-арт фестивале нәтиҗәләре 25 августта Кировта ябылу тантанасында игълан ителәчәк, анда округның барлык 14 төбәге вәкилләре: финалистлар, төбәк оештыру комитеты әгъзалары һәм жюри очрашачак. Турыдан-туры трансляцияне теләгән һәркем карый алачак.
Конкурсның приз фонды 450 мең сум тәшкил итә. I урын иясе 200 мең сум, II 150 мең, III 100 мең сум күләмендә грант алачак, ә «Киров 650» махсус номинациясендә җиңүчеләр 2024 елда Киров шәһәрендә эшләрен гамәлгә ашырачак.