17-21 август көннәрендә Казанда Яшь дипломатларның VI Глобаль форумы узачак, ул дөньяның 40тан артык иленнән белгечләр җыячак. Чараның төп темасы - Яңа күпполяр дөнья дипломатиясе һәм заманча халыкара мөнәсәбәтләрдә мәгълүмати иминлек.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Россия театр сәнгате институты ректоры Григорий Заславский, «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры җитәкчесе Игорь Столяров катнашачак.
Катнашучыларны сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров (видеомөрәҗәгать), Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин, Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты рәисе Леонид Слуцкий, Россия Федерациясе сенаторы, Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев (язма мөрәҗәгать) мөрәҗәгать итәчәк. Чара кысаларында «Алдынгылар хәрәкәте» идарәсе рәисенең халыкара эшчәнлек буенча киңәшчесе Арег Агасарян 2024 елда Россиядә узачак Бөтендөнья яшьләр фестивален тәкъдим итәчәк.
Форумда катнашучылар гуманитар элемтәләрнең көче: мәгариф, мәдәният һәм спорт дипломатиясе, шулай ук коллектив Көнбатышның «йомшак көченә» каршы көрәш турында фикер алышачак. Чара кысаларында Халыкара яшь дипломатлар ассоциациясенә яңа әгъзаларны кабул итү тантанасы, шулай ук аерым делегацияләр арасында ике яклы консультацияләр узачак.
Форумның соңгы эш көнендә йомгаклау документына кул куелачак, ул Россиянең һәм аның партнерларының Халыкара көн тәртибендәге төп мәсьәләләргә теләктәшлек белдергән карашларын билгеләячәк, яшь дипломатларның илләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан нәтиҗәле «горизонталь» коммуникация төзүгә тугрылыгын раслаячак.
Форумны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Яшьләр дипломатиясе академиясе» иҗтимагый оешмасы, А.М. Горчаков исемендәге иҗтимагый дипломатиягә ярдәм фонды ярдәмендә Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы оештыра.